Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бозга керергә ашыкмагыз

    Төнлә һава температурасының төшүе сәбәпле сулыклар өстендә боз хасил була. Боз ныклы түгел, шуңа күрә куркынычлылык тудыра. - Октябрь-ноябрь - сулыкларда иң куркыныч вакыт, - дип сөйли Россия МЧСның Аксубай янгын сагы гарнизоны җитәкчесе вазифаларын башкаручы Руслан Ибляминов. - Бала-чага бозга кереп карарга, тимераякта шуарга ашыга, өлкәннәр юлны боз аша...

    Төнлә һава температурасының төшүе сәбәпле сулыклар өстендә боз хасил була. Боз ныклы түгел, шуңа күрә куркынычлылык тудыра.

    - Октябрь-ноябрь - сулыкларда иң куркыныч вакыт, - дип сөйли Россия МЧСның Аксубай янгын сагы гарнизоны җитәкчесе вазифаларын башкаручы Руслан Ибляминов. - Бала-чага бозга кереп карарга, тимераякта шуарга ашыга, өлкәннәр юлны боз аша чыгып кыскартырга телиләр. Әмма бу чорда төнлә түбән температураның көндез югарырак температура белән алмашынуын истән чыгармаска кирәк. Нинди генә очракта да тәвәккәлләп боз өстенә керергә түгел.

    Коткаручылар мәктәпләрдә балалар белән аңлату эшләре алып баралар. Шулай ук кышын балык тотарга яратучыларга сак булырга өндәп мөрәҗәгать итәләр. Чөнки Аксубай балыкчылары соңгы елларда район буаларына чыгу белән генә чикләнмиләр, Татарстанның зур елгаларына да баралар.

    Боз өсте кеше өчен куркыныч объект булып тора. Мисалга, боз ватылып яки ярылып суга төшеп китү, су агымы күзәтелгән урыннарда бозның юка булуы яки бөтенләй туңмавы, төнлә, томан күзәтелгәндә, күпләп кар яуганда күз күременең начар булуы сәбәпле. Өстен кар каплаган боз гадәттән тыш куркыныч, ышанычсыз. Кеше авырлыгын чыдаткан боз катламы гына куркынычсыз була ала. Бер кеше өчен аның калынлыгы 7 сантиметрдан ким булмаска тиеш. Ә шугалакны боз 12 сантиметр калынлыкта булганда гына корырга ярый.

    Җәяүлеләр кичүенә керү боз 15 сантиметрдан артык калынлыкта катканда гына рөхсәт ителә. Җиңел автомобильләр бозның калынлыгы 30 сантиметр булгач кына боз аша чыга алалар. Ныклы бозның өсте шома, тигез, ярыкларсыз, зәңгәрсу төстә була. Бозның ныклыгын таяк белән шакып тикшерергә мөмкин: әгәр су пәйда була, ярылып китүгә хас гадәти тавыш ишетелә, сыгыла, аяк астында уйный башлый икән - ашыгыч рәвештә ярга чыгарга кирәк.

    Фото: severpost.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: