Аксубаево
  • Рус Тат
  • Борчулы мәсьәләләр белән депутатка

    Сишәмбе көнне район халкы өчен Татарстан Дәүләт советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов белән очрашу оештырылды. Аны депутатның ярдәмчесе Диләрә Фәрахиева алып барды. Бу партия исемлеге буенча Гыйләҗев округы буенча сайланган депутатның беренче генә очрашуы түгел, аңа мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелек проблемалары хәл ителгән инде. Менә шуның өчен халык депутатка ярдәмгә өмет итеп...

    Сишәмбе көнне район халкы өчен Татарстан Дәүләт советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов белән очрашу оештырылды.

    Аны депутатның ярдәмчесе Диләрә Фәрахиева алып барды. Бу партия исемлеге буенча Гыйләҗев округы буенча сайланган депутатның беренче генә очрашуы түгел, аңа мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелек проблемалары хәл ителгән инде. Менә шуның өчен халык депутатка ярдәмгә өмет итеп килде.
    МВД ветераннары советы рәисе Шамил Сәхабетдинов календарьда 17 апрельгә билгеләнгән МВД ветераннары көнен уздыру белән янып-көеп йөри һәм ул депутаттан аны үткәрүгә спонсор ярдәме күрсәтүне сорады.
    Заря поселогыннан килгән бер төркем ата-ана поселоктан Урмандеевога кадәр юл юклыкка борчыла. Алар авылга кадәр асфальт юл салуның кыйммәткә төшүен яхшы аңлыйлар, вак таш түшәлгән юл булса да, канәгать булыр идек, диләр. Ә монда юл мәсьәләсе генә беренче планда тормый икән.
    -Балалар һәр көнне урман буйлап салынган юлдан Урмандеевога укырга йөриләр, ә бит аларга кыргый урман җәнлекләре дә ташланырга мөмкин, кышкы буранда адашулары, ә язгы-көзге пычракта сазга батулары да ихтимал, безне менә шул мәсьәләләр борчый, - дип сөйли биш бала анасы ( ә өчесе тәрбиягә алынган) Галина Липатова, аның белән бергә бер төркем авылдашлары да килгән.
    Заря поселогында йөз кеше яши, шуның 29 ы - балигъ булмаган балалар, өстәвенә сигез бала тәрбиягә алган гаиләләрдә тәрбияләнә. Спортка тартылган, сәламәт буын тәрбияләү планында да ата-аналар балалар язмышына битараф түгел - алар депутаттан 26 бала белем алган Урмандеево башлангыч мәктәбен спорт инвентаре белән тулыландыруны сорадылар.
    Иске Үзи мәктәбе директоры Любовь Гаврилова да депутатка мәктәп проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтүен сорап килгән.
    -Безнең мәктәп - химия -биология юнәлешендә эшли. Укучылар бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруда һәр елны югары балларга ирешәләр, медицина югары уку йортларының бюджет бүлекләренә укырга керәләр - әлеге профиль буенча Мәскәүдә дә, Казанда да белем алалар. 2011 елда без химия кабинеты өчен класс-комплект алдык, әмма тәҗрибәләр үткәрү өчен безгә кыйммәтле реактивлар гына түгел, беренче чиратта һаваны суыру шкафы да кирәк.
    Мюд поселогыннан озак еллар урын өстендә яткан Ирина Степанова белән телефон аша аралашу оештырылды. Әлеге ханым сәламәтлеге нык какшау сәбәпле, үзенә табиб беркетелүен һәм ташламалар, дәвалану өчен кирәкле дарулар белән өзлексез тәэмин ителү проблемасын хәл итүне сорады.
    Проблемаларның шактые кабинетта ук, телефон трубкасын күтәреп хәл ителде. Хәер, депутат әйтмешли, урыннардагы җитәкчеләр һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, юл мәсьәләсен генә мисал итеп алыйк, тик күп очракта проблеманы хәл итү акчага барып терәлә, ә бу район бюджеты өчен һәрвакытта да күтәрә алырлык түгел. Шулай булуга карамастан, барлык борчулы проблемалар да, депутат тарафыннан контрольгә алынды һәм алар мөмкинлектән чыгып хәл ителәчәк.
    Бу юлы депутатның районга визиты гражданнарны кабул итү белән генә чикләнмәде, ул шулай ук мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә дә булды. Белем бирү кыйммәтен, туклану продуктлары сыйфатын, балаларны ашатуны җирле җитештерүчеләрдән алынган продукциядән максималь файдаланып оештыру мәсьәләләрен өйрәнү - аның төп максаты булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: