Аксубай

Аксубай районы

Рус Тат
Яңалыклар

Бәкеләр куркыныч тудыра

Аксубай районы коткаручылары бәкеләрдә коенган вакытта сак булырга киңәш итәләр. Гадәттә, Крещение вакытында меңләгән Аллага табынучылар изгеләндерелгән суның шифасын алу өчен су чыганакларында коеналар. - Шулай да быел һава торышы җылы булу сәбәпле боз өстендә тагын да саграк булырга киңәш ителә - бозның калынлыгы 18-20 сантиметр, - дип искә төшерә...

Аксубай районы коткаручылары бәкеләрдә коенган вакытта сак булырга киңәш итәләр.


Гадәттә, Крещение вакытында меңләгән Аллага табынучылар изгеләндерелгән суның шифасын алу өчен су чыганакларында коеналар.

- Шулай да быел һава торышы җылы булу сәбәпле боз өстендә тагын да саграк булырга киңәш ителә - бозның калынлыгы 18-20 сантиметр, - дип искә төшерә районның баш коткаручысы Әхтәм Насретдинов. - Изге суның шифасын тоярга теләүчеләр махсус җиһазландырылган һәм койма белән әйләндереп алынган урыннарда гына су керергә тиешләр. Суга саклык белән генә һәм янәшәдә кешеләр булган очракта гына төшәргә. Шулай ук бозның куркыныч булуын исәпкә алып, анда транспорт белән керергә һәм төркем булып җыелырга ярамый.

Су керү өчен җиһазландырылган урыннардагы иминлекне полиция хезмәткәрләре тәэмин итәчәк.

Фото http://nf.russiaregionpress.ru/archives/1507

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев