Аксубаево
  • Рус Тат
  • “Билет“ белән – киләчәккә

    Нинди һөнәрне сайлап алырга? Нәрсә генә булмасын, һәр укучыны әнә шундый сорау борчый. Мәшгульлек үзәге игълан иткән "Киләчәккә билет" бәйгесенә җибәрелгән иншаларда укучылар булачак һөнәрләре турында үзләренең фикерләрен белдергәннәр. Мәгариф бүлеге белгечләреннән торган жюри республика бәйгесенең район этабына нәтиҗә чыгарды. Бәйгедә өч призер билгеләнде. Жюри беренче урынны Кристина Ефимовага бирде....

    Нинди һөнәрне сайлап алырга? Нәрсә генә булмасын, һәр укучыны әнә шундый сорау борчый.



    Мәшгульлек үзәге игълан иткән "Киләчәккә билет" бәйгесенә җибәрелгән иншаларда укучылар булачак һөнәрләре турында үзләренең фикерләрен белдергәннәр. Мәгариф бүлеге белгечләреннән торган жюри республика бәйгесенең район этабына нәтиҗә чыгарды. Бәйгедә өч призер билгеләнде.
    Жюри беренче урынны Кристина Ефимовага бирде. Аның "Кем булырга телим?" дигән темага язган иншасы әдәби бәян итүнең күп кенә төшенчәләренә туры килә, теманы ача. Кристина Иске Ильдеряк урта мәктәбендә укый һәм үзенең беренче укытучысы кебек, педагог булырга хыяллана.


    Икенче урында Иске Үзи урта мәктәбе укучысы Кристина Титова. Аның да хыялы алдагы көндәшенеке белән тәңгәл килә - Кристина да балаларга белем бирергә тели. Үзенең фикерләрен ул шигырь юлларына салган. Өченче урын Түбән Татар Майнасы мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Фәйрүзә Гафиятуллинага бирелде. Ул табигатьне ярата, шуңа да урман хуҗалыгы мастеры булырга тели.


    Бәйгенең район этабында җиңүчеләр рус теле һәм әдәбияты белән мавыгалар. Әлеге фәннәр буенча кызларның билгеләре яхшы, алар район олимпиадалары һәм бәйгеләрендә берничә тапкыр җиңеп чыктылар. Мәшгульлек үзәге укучы кызларның эшләрен тикшерү өчен республика жюриена җибәрде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: