Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бүген Татарстанда COVID-19 авыруының 45 яңа очрагы теркәлгән

    Бер авыру Аксубай районы белән күрше булган Нурлат районында. Статистика буенча Казан (34 очрак) лидерлыкны тота, Әлмәт, Буа, Биектау районнарында – икешәр, Чүпрәле, Алексеевск, Әлки, Питрәч районнарында берәр авыру ачыкланган.

    Ике очрак читтән кертелгән буларак теркәлгән, 43е – контактлы. 38 кеше өйдә дәвалана, 7 кеше тәүлек эчендә дәвалау оешмаларына озатылган.

    Авыручылар арасында 30дан 50 яшькәчә 26 кеше, алтысы – 50дән 60ка кадәр, бишесе – 18дән 30га кадәр һәм 60тан 70кә кадәр яшьтә. Бер авыручы – балигъ булмаган бала һәм 70тән 80 яшькә кадәр һәм 80 яшьтән өлкәнрәкләр – берәр очрак.

    Татарстанда коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле COVID-19 авыруының 8462 очрагы теркәлгән. 7532 кеше сәламәтләнгән, шуларның 46сы – узган тәүлектә.

    Үзегезне саклагыз, якыннарыгызны куркыныч астына куймагыз, җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрегез, дистанцияне үтәгез һәм кулларыгызны ешрак юыгыз!

    Татарстанда бер тәүлектә COVID-19 белән зарарлануның 45 яңа очрагы теркәлгән, сәламәтләнүчеләр 46 кеше.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: