Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бүген – акча, иртәгә – ремонт

    Җиңү урамындагы 2 нче йортка күләмле ремонт килде. Монда ремонт эшләре түбәне алмаштырудан башланды. 1993 елда төзелгән дүрт фатирлы йортның түбәсе хуҗаларга бик күп мәшәкатьләр китерде. Шул көннәрдә аның иске шиферен салдырдылар, такталарын сүттеләр һәм хәтта бәпкәләрен дә алдылар. - Төзүчеләр бер атна эшлиләр инде, шакылдыйлар, әмма аларның тавышы күңелгә...

    Җиңү урамындагы 2 нче йортка күләмле ремонт килде.

    Монда ремонт эшләре түбәне алмаштырудан башланды. 1993 елда төзелгән дүрт фатирлы йортның түбәсе хуҗаларга бик күп мәшәкатьләр китерде.
    Шул көннәрдә аның иске шиферен салдырдылар, такталарын сүттеләр һәм хәтта бәпкәләрен дә алдылар.
    - Төзүчеләр бер атна эшлиләр инде, шакылдыйлар, әмма аларның тавышы күңелгә ятышлы, - дигән фикерләрен җиткерде шул йортта яшәүче медицина тармагы ветераны Вера Мишина.
    - Без икенче катта яшибез, түбәдән су тама иде, Идарә компаниясе вакытлыча ямап торды, әмма без бүгенге ремонтка сөенеп бетә алмыйбыз, - дип сөйли аның күршесе Ольга Валерова.
    Районда күләмле ремонт күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау республика Президенты программасын тормышка ашыру кысаларында башкарыла. Быел бу программага район үзәгенең алты күп фатирлы йорты кергән. Октябрь урамы буенча урнашкан 6 нчы йортның түбәсе ремонтланды, шул урамдагы 31 нче һәм 33 нче йортларның тышкы ягын җылыттылар, Ленин урамындагы 18 нче һәм СХТ урамындагы 9 нчы йортларның эчке инженер челтәрләрендә ремонт эшләре алып барылды.
    Торак йортларны капиталь ремонтлау программасы гамәлгә кергән моменттан алып 2015 елга кадәр районда 30 йорт ремонтланса, тагын алтысына быел капиталь ремонт ясала. Район үзәгендә барлыгы 109 күп фатирлы йорт исәпләнә.
    Капиталь ремонт буенча төбәк программасына йортларның, нигезеннән алып түбәсенә кадәр, барлык техник параметрлары да кергән. Һәм ул таушалганлык дәрәҗәсен дә, төгәл теге яки бу йортка ничәнче елда ремонт ясалачагын да үзе сайлый.
    2013 елда Татарстанда Баш инвестиция-төзелеш идарәсе базасында ТКХны үзгәртеп кору төбәк фонды оешты, барлык муниципаль районнарда да казна счетлары ачылды, аларда федераль, республика һәм муниципаль ресурслар туплана. Һәм шулай ук, 2010 елдан башлап исәпләнелгән халыктан капиталь ремонт өчен җыелган акча да. Капиталь ремонтның яңа программасы 30 елга исәпләнелгән һәм барлык торак хуҗаларының да капиталь ремонтка ай саен түләп баруларын күздә тота. Җыелган акча һәр ел саен анык йортка ремонт ясауга сарыф ителәчәк - алар уртак туплана һәм ашыгыч рәвештә капиталь ремонт таләп ителгән урында кулланыла. Димәк киләсе елда капиталь ремонтның сезнең йортка да килү ихтималы бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: