Аксубаево
  • Рус Тат
  • Безнең мөгалим аграрчылар форумында

    Аксубай лицееның яшь укытучысы Роберт Сәлахов "Яшь аграрчылар" Бөтенроссия яшьләр форумы катнашучысы булды. Анда Россиянең 60 төбәгеннән 500 катнашучы килде. Роберт аграрчы яшьләр берләшмәсе активистларыннан торган Татарстанның ун кешелек командасында булды. - Форумдагы 5 көн бер көн кебек үтте - интерактив лекцияләр, стратегик семинарлар, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар һәм тармакның иң...

    Аксубай лицееның яшь укытучысы Роберт Сәлахов "Яшь аграрчылар" Бөтенроссия яшьләр форумы катнашучысы булды.

    Анда Россиянең 60 төбәгеннән 500 катнашучы килде. Роберт аграрчы яшьләр берләшмәсе активистларыннан торган Татарстанның ун кешелек командасында булды.

    - Форумдагы 5 көн бер көн кебек үтте - интерактив лекцияләр, стратегик семинарлар, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар һәм тармакның иң яхшы белгечләреннән тренинглар. Форум территориясендә төрле күргәзмәләр эшләде, анда авыл хуҗалыгының һәм аграр тармакның үсешенә ярдәм итүче инновацион һәм хәзерге заман технологияләрен күрсәттеләр. Шулай ук яшь фермерларның авыл хуҗалыгы продукциясе тикшерү узды, - дип сөйли Роберт.

    Форумда каралган мәсьәләләр арасында - яшь һәм социаль кирәкле, авылда яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән инициативалар табу һәм аларга ярдәм итү, яшьләрне авылның социаль-икътисади үсеш программасын тормышка ашыруга җәлеп итү, авыл хуҗалыгы тармагының яшь белгечләр командасын ясау.

    Форумдагы һәр көн кызыклы очрашулар белән үрелеп барды - Россия Федерациясенең агросәнәгать комплексы Профсоюзы хезмәткәрләре һәм авыл яшьләре Россия союзы хезмәткәрләре белән мастер-класслар үткәрелде. 2017-2025 елларга авыл хуҗалыгы үсешенең фәнни-техник программасы юл картасы ясау шулай ук кызыклы булды. Аннан ары, Россиянең авыл яшьләре союзыннан укыту мәйданчыгы эшләп килде.

    Татарстанның яшь аграрчылары командасы форумнан яңа идеяләр һәм фикерләр һәм шулай ук "Агрокласс" проекты белән 200 мең сумлык грант алып кайтты. Проект авыл хуҗалыгы эшчәннәренең абруен арттыруга, балаларны һәм яшьләрне һөнәри юнәлештә укытуга юнәлдерелгән. 22 сеннән 25 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасының Аграр яшьләр оешмасы янәдән авыл яшьләрен үзенә җыя - яшь аграрчылар өчен Мәктәп активы үткәреләчәк.

    Фото: pp.vk.me

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: