Аксубай

Аксубай районы

Рус Тат
Яңалыклар

Безнең белән ГТО тапшыр

Иске Ильдеряк укучыларының запастагы генерал Анатолий Молоствов һәм ил чикләрендә хезмәт иткән хәрбиләр белән очрашуының көн темасы нәкъ менә шундый иде. Очрашу дәртле флеш-моб белән башланып китте. Аннары кунакларга укучыларның физик әзерлек сәләтен тәкъдим иттеләр. Унбиш беренче сыйныф укучысының барысының да унар тапкыр идәннән күтәрелүен аерым билгеләп үтәргә кирәк. Элеккеге...

Иске Ильдеряк укучыларының запастагы генерал Анатолий Молоствов һәм ил чикләрендә хезмәт иткән хәрбиләр белән очрашуының көн темасы нәкъ менә шундый иде.

Очрашу дәртле флеш-моб белән башланып китте. Аннары кунакларга укучыларның физик әзерлек сәләтен тәкъдим иттеләр. Унбиш беренче сыйныф укучысының барысының да унар тапкыр идәннән күтәрелүен аерым билгеләп үтәргә кирәк. Элеккеге солдатлар җавап итеп, үз осталыкларын күрсәттеләр. Нормативларны кабул итеп торучы генерал һәрберсенең кулын кысып, үзенең соклануын белдерде. Очрашу пресс-конференция сыйфатында дәвам итте. Ә соңыннан укучылар Җиңүнең 70 еллыгына багышланган концерт номерларын күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев