Аксубаево
  • Рус Тат
  • Без – Россия гражданнары

    Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр арасында әнә шулай дип аталган республика бәйгесе дәвам итә. Аңарда 7-30 яшьлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр катнаша ала. Эшләрне һәм документларны 15 ноябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 420095, Казан шәһәре, Серов тыкрыгы, 3 нче йорт, Сукырлар өчен махсус республика китапханәсе. Сайт түбәндәгечә:...

    Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр арасында әнә шулай дип аталган республика бәйгесе дәвам итә.

    Аңарда 7-30 яшьлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр катнаша ала. Эшләрне һәм документларны 15 ноябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 420095, Казан шәһәре, Серов тыкрыгы, 3 нче йорт, Сукырлар өчен махсус республика китапханәсе. Сайт түбәндәгечә: E-mail: rsbc@yandex.ru."Йөрәк һәм шигырь белән сайлыйбыз" номинациясендә катнашу өчен сайлаулар, сайлау хокуклары һәм процесслары тарихы темасы буенча үзләре язган шигырьләр, хикәяләр һәм эсселарны 17-30 яшьлек гражданнар җибәрә алалар. "Сайлауларны рәсемгә төшерәбез" номинациясендә 7-12 яшьлек балалардан бәйге темасын чагылдыручы рәсемнәр һәм плакатлар кабул ителә. "Мин - булачак сайлаучы" номинациясендә 13-16 яшьлек балаларның кулланма-сәнгать төрендәге иҗат эшләре катнаша ала. Иҗат эшләре белән бергә бәйгедә катнашырга теләп белдерү турында гариза һәм авторның кыскачы биографиясе тәкъдим ителергә тиеш.

    Фото: ruy.ru.images.1c-bitrix-cdn.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: