Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бердәмроссиялеләр пикетка чыкты

    "Бердәм Россия" партиясенең район бүлекчәсе әгъзалары Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылышына сайлаулар буенча чираттагы пикетын үткәрде. Үткәрү урыны итеп яңадан район мәдәният йорты каршындагы мәйдан сайланды. Бу юлы халык бирегә мәгълүмати буклетлар алыр өчен генә түгел, ә аңлы рәвештә үзләренең тәкъдим һәм теләкләрен калдырырга дип килде. Пикет барышында палатка...

    "Бердәм Россия" партиясенең район бүлекчәсе әгъзалары Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылышына сайлаулар буенча чираттагы пикетын үткәрде.


    Үткәрү урыны итеп яңадан район мәдәният йорты каршындагы мәйдан сайланды. Бу юлы халык бирегә мәгълүмати буклетлар алыр өчен генә түгел, ә аңлы рәвештә үзләренең тәкъдим һәм теләкләрен калдырырга дип килде. Пикет барышында палатка янында йөздән артык кеше булып китте. Биредә кешеләр кем өчен тавыш бирү турында, киләчәк сайлаулар юл төзү, пенсияне арттыру яисә киләчәктә коммунал хезмәтләр өчен субсидия алуга ярдәм итү-итмәве хакында бәхәсләштеләр. Барлык теләк һәм тәкъдимнәр "Бердәм Россия" партиясенең район бүлекчәсенә тапшырылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: