Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бер шырпы зур бәлага китерә

    Яз җиткәч, янгын килеп чыгу очраклары ешая. Әлеге хәл шәхси йорт, йорт яны һәм дача территорияләрендә корылмалар, салам һәм печән өемнәре янында чүп, узган елгы яфраклар һәм коры үләннәрне яндыру өчен учак ягып, аны караучысыз калдыру нәтиҗәсендә килеп чыга. Халыкның гап-гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә битараф каравы - янгын килеп чыгуның...

    Яз җиткәч, янгын килеп чыгу очраклары ешая.



    Әлеге хәл шәхси йорт, йорт яны һәм дача территорияләрендә корылмалар, салам һәм печән өемнәре янында чүп, узган елгы яфраклар һәм коры үләннәрне яндыру өчен учак ягып, аны караучысыз калдыру нәтиҗәсендә килеп чыга.


    Халыкның гап-гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә битараф каравы - янгын килеп чыгуның төп сәбәбе. Янгынның корылмаларга үрмәләвенә китергән сәбәпләр - утны соң күреп алу, янгын сүндерү гидрантларында су запасы җитмәү һәм торак пунктларда янгынга каршы торышның түбән дәрәҗәдә булуы.


    Шулай ук торак йорт һәм дача янындагы территорияләрне коелган яфраклардан, кипкән үләннәрдән һәм чүп-чардан вакытында арындырырга кирәк. Салам һәм печән эскертләре янында учак ягу катгый рәвештә тыела. Учак ягу һәм чүп яндыру бина һәм корылмалардан 50 метр ераклыкта гына рөхсәт ителә.
    Яз көне урман аланнарында, болыннарда, шулай ук урманнар белән янәшә кар тоту һәм яшелләндерү өчен утыртылган агачлар арасында кипкән үләннәр, кырларда камыл яндыру табигатькә елдан-ел зур зыян сала.


    Учак ягу өчен комлы елга ярында яки буа янында урын эзләргә кирәк. Шулай ук ачык аланны да сайларга мөмкин. Тик шырпыны кабызганчы үзегез сайлаган урынны ярты метр киңлегендә минеральләштерелгән полоса белән әйләндереп алырга кирәк. Табигый ки, алга таба утның урманга үрмәләмәвен күзәтеп тору шарт.


    Урманнарны, шулай ук торак төзелешләрен, дачаларны янгыннардан саклагыз. Йорт яны участокларында актив ял итү урыннарында янгын иминлеге кагыйдәләре таләпләрен үтәгез.

    Фото http://www.tuvaonline.ru/2011/11/03/v-tuve-sozdaetsya-sistema-vyzova-ekstrennyh-operativnyh-sluzhb-po-principu-odnogo-okna.html сайттан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: