Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бер ай эчендә – 90 миллион

    "ТРда тарихи һәйкәлләрне һәм мәдәниятне яңарту буенча Республика фонды" коммерция булмаган оешма җитәкчесе Татьяна Ларионова видеобрифинг вакытында Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу бурычын авыр, әмма үти алырлык, дип атады. - Болгарда Ислам Академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу эшләренең бер вакытта башлануы бик тә...

    "ТРда тарихи һәйкәлләрне һәм мәдәниятне яңарту буенча Республика фонды" коммерция булмаган оешма җитәкчесе Татьяна Ларионова видеобрифинг вакытында Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу бурычын авыр, әмма үти алырлык, дип атады.

    - Болгарда Ислам Академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу эшләренең бер вакытта башлануы бик тә куандыра, - дип берничә тапкыр ассызыклады спикер. - Яңадан торгызылачак Казан Мәрьям Ана иконасы соборы нигезенә таш салу тантанасында катнашкан Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл да республикада конфессияара һәм милләтара килешүгә югары бәя бирде. Муниципаль берәмлекләрдә, башкалабызда соборны төзү эшләрен пропагандалау буенча актив эш алып барыла. Авыл җирлекләре башлыклары, эшмәкәрләр, фермерлар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән очрашулар оештырыла. Очрашулар вакытында чиркәү төзелеше турында видеотасмалар күрсәтелә. Татьяна Петровна телевизион массакүләм мәгълүмат чаралары аша да әлеге тасманы эфирга чыгарырга чакырды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәдәни мирас объектларын торгызуга үзенең шәхси акчасын беренче булып кертте. Актив эш алып барылган бер ай эчендә генә чиркәүне торгызуга 90 миллион сумнан күбрәк акча җыелган. Академия төзелешенә дә шулкадәр үк. Беренчеләр арасында районнардагы филиаллары белән "ТАТМЕДИА" АҖ исеме дә яңгырады. Объектлар төзелешенә средстволарны "Яңарыш" фонды исәп-хисабына теләсә кайсы банктан күчерергә мөмкин (Ислам академиясе һәм чиркәү өчен аерым счетлар ачылган).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: