Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бер агач урынына икене утырт

    Соңгы елларда Аксубай үзгәрә, төзекләндерелә. Бу эшләр әле дә алып барыла. Хәзергесе вакытта Мазилин урамында карт куакларны кисәләр. (Бу тупыллар 1966 елның язында утыртылган булган). Бу эшләрне Чистай электр челтәрләре бригадасы башкара, "Аксубайлес" хезмәткәрләре, бистәнең башкарма комитеты урам җыештыручылары да ярдәм итә. - Бу куаклар бистә халкына куркыныч тудыралар,-дип сөйли...

    Соңгы елларда Аксубай үзгәрә, төзекләндерелә.


    Бу эшләр әле дә алып барыла. Хәзергесе вакытта Мазилин урамында карт куакларны кисәләр. (Бу тупыллар 1966 елның язында утыртылган булган). Бу эшләрне Чистай электр челтәрләре бригадасы башкара, "Аксубайлес" хезмәткәрләре, бистәнең башкарма комитеты урам җыештыручылары да ярдәм итә.


    - Бу куаклар бистә халкына куркыныч тудыралар,-дип сөйли шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең башкарма комитет җитәкчесе Леонид Жуков. - Көчле җил-давыл булганда агач ботаклары сынып кешеләр өстенә төшәргә мөмкин. Карт агачларны кисү үтенече белән әлеге урам халкы да, бистә ветераннары да берничә тапкыр мөрәҗәгать иттеләр.


    Леонид Леонидович әйтүенчә, яз җиткәч куакларның тамырлары казып алыначак һәм алар урынына чыршы, миләш, башка куаклар утыртылачак. Ленин урамындагы кебек үк, монда да брусчаткадан тротуар салыначак, эскәмияләр һәм чүп-чар өчен урналар куелачак. Моннан соң Мазилин урамы ямьләнеп китәчәк.


    Дөресен генә әйткәндә, урам халкына да күп нәрсә бәйле. Таләпләрнең берсе-терлекләрнең иркенләп утлап йөрүен тыю.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: