Аксубаево
  • Рус Тат
  • Белеп кенә җылыныгыз

    Оператив мәгълүматларга караганда, соңгы атнада Татарстанда янгыннар саны арткан. Җитмәсә, электр җиһазларыннан һәм җылыту мичләреннән чыккан янгыннар саны еш күзәтелә. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, янгында һәлак булган кешеләр саны күбрәк. -Салкыннарда кешенең җылынырга теләве табигый күренеш. Тик бу вакытта, кабызыр алдыннан, җылыту җиһазларын тикшереп карау зарур,-дип аңлата...

    Оператив мәгълүматларга караганда, соңгы атнада Татарстанда янгыннар саны арткан.


    Җитмәсә, электр җиһазларыннан һәм җылыту мичләреннән чыккан янгыннар саны еш күзәтелә. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, янгында һәлак булган кешеләр саны күбрәк.
    -Салкыннарда кешенең җылынырга теләве табигый күренеш. Тик бу вакытта, кабызыр алдыннан, җылыту җиһазларын тикшереп карау зарур,-дип аңлата районның күзәтүчелек эше бүлеге начальнигы Рөстәм Гафиятов. -Барлык хезмәтләрне, җирле үзидарә органнарын, авыл активларын торак фондта өстәмә профилактик чаралар үткәрү буенча эшне активлаштыруга чакырабыз. Күп балалы гаиләләр, ялгыз картлар һәм уңышсыз гаиләләр яшәгән урыннарга аерым игътибар бирү сорала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: