Аксубаево
  • Рус Тат
  • Белем көне белән!

    Ял көнне илебез Бөтенхалык бәйрәме-Белем көнен билгеләп үтәчәк. -Без барыбыз да балачак чоры аша үттек, һәркайсыбыз оялчан беренче сыйныф укучысы, мәктәпне тәмамлаучы бәхетле чыгарылыш укучысы, студент булдык,- дип әйтелә район башлыгы Камил Гилмановның тәбрикләвендә. -Бу көн кем өчендер беренче, икенчеләре өчен соңгысы, ә кайберәүләр өчен чираттагысы булачак. Иртәгә беренче тапкыр...

    Ял көнне илебез Бөтенхалык бәйрәме-Белем көнен билгеләп үтәчәк.

    -Без барыбыз да балачак чоры аша үттек, һәркайсыбыз оялчан беренче сыйныф укучысы, мәктәпне тәмамлаучы бәхетле чыгарылыш укучысы, студент булдык,- дип әйтелә район башлыгы Камил Гилмановның тәбрикләвендә. -Бу көн кем өчендер беренче, икенчеләре өчен соңгысы, ә кайберәүләр өчен чираттагысы булачак. Иртәгә беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләр өчен ишекләр ачылыр һәм беркайчан да ябылмас. Озак еллар буена күңелгә якын булган мәктәп диварлары сезне каршы алырга һәрвакыт әзер, ул шатлык-куанычларыгызны уртаклашыр, авыр чакта юатыр. 1 сентябрь- районның барлык укытучыларының бәйрәме. Сезнең барыгызны да истәлекле көн белән тәбриклим, түземлек, тырышлык, максатка ирешүегезне телим!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: