Аксубаево
  • Рус Тат
  • Белем бәйрәме

    Беренче сентябрь көнне Иске Тимошкино мәктәбе укучылары, укытучылары һәм ата-аналар Белем бәйрәмен һәм яңартылган мәктәп бинасын ачылу көнен билгеләп үттеләр. Бу көнне искетимошкинолыларны Белем көне белән котларга район башлыгы Камил Гилманов, мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина, мәктәпне реконструкцияләү белән шөгыльләнүче подрядчик Хәмит Зәйдуллин һәм Иске Тимошкино җирлеге башлыгы Федор Степанов...

    Беренче сентябрь көнне Иске Тимошкино мәктәбе укучылары, укытучылары һәм ата-аналар Белем бәйрәмен һәм яңартылган мәктәп бинасын ачылу көнен билгеләп үттеләр.


    Бу көнне искетимошкинолыларны Белем көне белән котларга район башлыгы Камил Гилманов, мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина, мәктәпне реконструкцияләү белән шөгыльләнүче подрядчик Хәмит Зәйдуллин һәм Иске Тимошкино җирлеге башлыгы Федор Степанов килде.
    Бәйрәм яңартылган мәктәп ишегенә бәйләнгән ал тасманы кисүдән башланды. Район башлыгы сүзләренчә, авыл халкының ремонт ясарга кирәклеге турындагы мөрәҗәгатеннән соң, мәктәп яңа төс алды. Бу узган гасырның 70 нче елларында ук төзелгән һәм шуннан соң бер дә капиталь ремонт ясалмаган. Озак еллар файдаланудан түбәсе тишелгән, тәрәзә блоклары черегән иде. Район администрациясе үтенече белән мәктәп республика программасына кертелде. Җәй көне Зәйдуллин бригадасы төзүчеләре яңа түбә кордылар, тәрәзәләрне алмаштырдылар. Быелгы уку елын балалар яңа бинада каршыладылар.
    Яңа уку елына багышланган тантана мәктәп спортзалында үтте. бәйрәмнең иң матур мизгеле беренче сыйныф укучыларын мәктәпкә кабул итү һәм аларның һәркайсына «Мәктәпкә җыенырга булыш!» акциясе кысаларында портфельләр тапшырылды.
    Җыелучылар алдында район башлыгы Камил Гилманов чыгыш ясады. Ул Иске Тимошкино мәктәбенең ачылган елыннан ук авыл өчен кадрлар әзерләүдә зур терәк булып торуын билгеләп үтте. Бу мәктәптән бик күп белгечләр, җитәкчеләр чыккан. Камил Камалович кыска гына вакыт эчендә сыйфатлы эш башкарган төзүчеләргә, мәктәпнең педагогик һәм техник коллективына, ата-аналарга, авыл кешеләренә мәктәпне уку елына әзерләүдә ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәтен белдерде. Бүләк сыйфатында ул район бюджеты хисабына бина эченә капремонт ясатырга вәгъдә бирде.
    Укучыларны, ата-аналарны, педколлективны бәйрәм белән район мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина да тәбрик итте. Үз чыгышында ул хәзер мәктәпләрнең үсеше өчен дәүләт тарафыннан игътибар зур икәнлеген билгеләп китте. Бу - ремонт ясату, дәреслекләр һәм техника белән тәэмин итүдә чагыла. Ә укучыларга һәм укытучыларга моңа җавап итеп укуда яхшы нәтиҗәләргә ирешергә кирәк.
    Үз чиратында Әминә Кәримовна мәктәпкә якын арада спортинвентарь, ашханәгә җиһазлар кайтарырга вәгъдә итте.
    Котлау сүзе белән шулай ук баш төзүче Хәмит Зәйдуллин, авыл җирлеге башлыгы Федор Степанов һәм мәктәп директоры Владимир Красильников чыгыш ясады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: