Аксубаево
  • Рус Тат
  • Баш тартучылар ешрак авырый

    Узган елда баш мие кан әйләнеше кискен бозылуның (ОНМК) 78 очрагы теркәлгән. ОНМК икенче төрле әйткәндә инсульт дип йөртелә. Барлык 78 авыру да стационар дәвалану алган. 64е - Чистай кан тамырлары үзәгендә, 14е - район үзәк хастаханәсенең неврология бүлегендә. - Шуларның яртысы диярлек - 32 кеше льготалы дарулар алуга хокуклы...

    Узган елда баш мие кан әйләнеше кискен бозылуның (ОНМК) 78 очрагы теркәлгән.

    ОНМК икенче төрле әйткәндә инсульт дип йөртелә. Барлык 78 авыру да стационар дәвалану алган. 64е - Чистай кан тамырлары үзәгендә, 14е - район үзәк хастаханәсенең неврология бүлегендә.

    - Шуларның яртысы диярлек - 32 кеше льготалы дарулар алуга хокуклы булган, әмма сигезесе генә әлеге мөмкинлектән файдаланган, 24 кеше акчалата түләүләр файдасына дарулар белән ташламалы тәэмин итүдән баш тарткан, - дип шәрехләде район үзәк хастаханәсе баш табибе урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов.

    Кискен ми кан әйләнешеннән 23 кеше үлгән, шулардан 11 кеше льготалы дарулар алуга хокуклы булган, әмма монардан бер генә кеше файдаланган, калганнары - баш тартучылар.

    - Бу коры саннар дару препаратларын вакытында алучы затларның теге яки бу авыруларның кискенләшүе белән сирәк мөрәҗәгать итүләре турында сөйли, - дип дәвам итте табиб. - Безгә уртак көч белән баш тартучыларга каршы көрәшне көчәйтергә кирәк. Хәер халык бу уңайдан йөзләгән сәбәп таба, шул исәптән даруларның булмавына да сылтый. Әмма бу хаклы түгел, беркетелгән даруханәдә препаратлар ассортименты яхшы, барлык төркем дарулар да бар, аларны кайтаруга бәйле проблема хәл ителгән. ФАП мөдирләренең барысы да бу эшкә җәлеп ителгән.

    Фото: www.happy-giraffe.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: