Аксубаево
  • Рус Тат
  • Балыкның зуры да, кечкенәсе дә эләкте

    Шимбә көнне балыкчылар боз өстендә ялтыравык батыргычлы кармак белән балык тоту спортында катнаштылар. Иртәдән үк Яңа Аксубайның "Птичник" буасына балык тотарга теләүчеләр җыелды. Монда һәвәскәр балыкчылар да, яңа гына балык тотарга өйрәнеп килүчеләр дә бар иде. Тегеләре дә, болары да автомобильләреннән үзләренең балык тоту җайланмалары салынган букчаларын алып, танылган балык...

    Шимбә көнне балыкчылар боз өстендә ялтыравык батыргычлы кармак белән балык тоту спортында катнаштылар.

    Иртәдән үк Яңа Аксубайның "Птичник" буасына балык тотарга теләүчеләр җыелды. Монда һәвәскәр балыкчылар да, яңа гына балык тотарга өйрәнеп килүчеләр дә бар иде. Тегеләре дә, болары да автомобильләреннән үзләренең балык тоту җайланмалары салынган букчаларын алып, танылган балык тоту алымнарын кулланырга керештеләр. Тик ярышларга старт бирелүгә үк барысының да тавышлары тынды, һәркем игътибар белән үзенең "алтын" балыгын ычкындырмас өчен тишемен күзәтте. Иң күп балык тоткан балыкчыга гына түгел, ә иң зур һәм иң кечкенә балык тотучыга да, шулай ук иң өлкән һәм иң яшь балыкчыга да бүләк каралган иде.
    -Районда җәйге балык тоту кебек үк, кышын балык каптыру да бик популярлашып бара. Аксубай аучылык һәм балыкчылык җәмгыятендә 16 балыкчы гына теркәлгән булуга карамастан, районда кышкы сезонда 200 гә якын кеше балык тота, ә җәйге вакытта һәр гаиләдә балыкчы бар диярлек, - дип билгеләп үтте җәмгыять рәисе Михаил Сулейманкин.
    Ярышларда Аксубай аучылык һәм балыкчылык җәмгыятен күп еллар җитәкләгән 66 яшьлек Анатолий Калмыков балыкчыларның иң өлкәне - балык тотарга теләүчеләр арасында район балыкчылары гына түгел, Чуашстаннан килгән кунаклар да бар иде.
    Эләккән тотымны ычкындырмаска тырышып, әкрен генә тишем янында сүз башлыйбыз.
    - Кышкы балык тоту буенча беренче район ярышларын без 1981 елда уздырдык, ул вакытта Чистайга Кама елгасына автотранспорт идарәсенең автобусы белән бару оештырылган иде, - дип искә төшерде Анатолий Михайлович. - Ул елларда аучылык һәм балыкчылык җәмгыятендә 135 балыкчы тора иде - канун тарафыннан һәр балыкчының билеты булырга тиеш - бу мәсьәлә бик катгый санала иде.
    Балыкчылардан кайда иң яхшы балык эләгүе белән кызыксынам. Пенсионер Николай Анищенко фикеренчә, иң яхшы балык эләгү урыны Кәкре Күлдә, күпләр - Ибрайда диләр, кем өчендер ярышлар уздырылган "Птичник" - иң күп балык каба торган урын, кемгәдер - Уткинодагы елга ошый. Балыкчылар Кама елгасына кышын да, язын да төркемнәре белән җыелып, балыкка баралар икән.
    - Кайвакыт яхшы чиртә, кайвакыт - юк, тик балык бит ул спорт кебек, күңелгә ял бирә, шуның өчен монда тотылган балык мөһим түгел, - дип билгеләп үтте ярышлар хөкемдары Владимир Капитонов.
    Ярышлар тәмамлангач, балыкчыларның тотылган балыкларын үлчәргә ашыкмауларын күреп, моңа үзем дә инандым, алар бер-берсенең пакетларын карап, кемгә нинди балык эләгүе белән кызыксындылар, кемнеңдер кармагына хәтта чуртан балыгы да эләккән, бу балыкны кармакка эләктерү осталыкның иң югары ноктасы санала.
    Шулай да җиңүчеләрне билгеләп, аларга бүләкләрне тапшырдылар. Ярышларда беренче урынны Леонид Чентаев яулады, икенче урында - Владимир Жирнов, өченче урында - Андрей Гареев. Балыкның иң зурсын каптырган Фәнис Сабиров грамота һәм призга лаек булды. Иң кечкенә балык каптырган балыкчы да бүләксез калмады - ул Андрей Гареев. Иң өлкән балыкчы призы Анатолий Калмыковка бирелде, ә яшь балыкчы дип Сергей Тимкин танылды. Андрей Гареев тагын бер приз яулады, ул тишемнәр ясау бәйгесендә дә беренче булды.
    Фотоларны монда карарга http://aksubayevo.ru/ru/gallery/category/54--14032013.html

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: