Аксубаево
  • Рус Тат
  • Баланы ничек сакларга?

    Күптән түгел Татарстанда балаларны мәсхәрәләү очраклары теркәлгән. Бу хәлдән борчылган мәктәп һәм балалар бакчалары педагоглары ата-аналарга, шундый очракта балага үз-үзен ничек тотарга кирәклеген өйрәтергә киңәш бирәләр. Республика массакүләм мәгълүмат чараларыннан билгеле булганча, Казан полициясе балигъ булмаган кызларга карата сексуаль гамәлләр кылуда шикләнелгән яшь ир-атны эзли. Җинаятьче, песием кереп китте, шуны...

    Күптән түгел Татарстанда балаларны мәсхәрәләү очраклары теркәлгән.



    Бу хәлдән борчылган мәктәп һәм балалар бакчалары педагоглары ата-аналарга, шундый очракта балага үз-үзен ничек тотарга кирәклеген өйрәтергә киңәш бирәләр.

    Республика массакүләм мәгълүмат чараларыннан билгеле булганча, Казан полициясе балигъ булмаган кызларга карата сексуаль гамәлләр кылуда шикләнелгән яшь ир-атны эзли. Җинаятьче, песием кереп китте, шуны эзлим, дип ялганлап, балаларны подъезда алып кергән. Йортларның өске катларында җинаятьче корбаннарына карата сексуаль гамәлләр кылган, ә аннан соң качып киткән.

    -Зур каладан ерак урнашкан Аксубайда мондый хәлләрнең булуы мөмкин түгел, дип уйламагыз, - дип әйтте ата- аналар җыелышында тәрбия эше буенча директор урынбасары Татьяна Семенова. - Әмма, нәрсә буласын аңлатып, баланы куркытырга да ярамый. Бу балага ярдәм итмичә, курку хисе генә уятырга мөмкин.


    Гаилә һәм балага социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Татьяна Семенова киңәшләре.
    Әгәр балагыз өйдә ялгызы гына булса, чит кешеләргә һич кенә дә ишек ачмасын, хәтта алар полиция, коммуналь хезмәтләр яки почта хезмәткәрләре, танышыгыз дип әйтсәләр дә.


    Баланы урамга саф һава суларга үзен генә чыгарып җибәрсәгез, аны тәрәзәдән күзәтегез яки башка ата-аналар белән сөйләшеп, балаларны чиратлап урамга алып чыгыгыз.


    Җинаятьчеләр бала психологиясен яхшы беләләр. Аларны җәнлекләр турында сөйләп алдыйлар, мәсәлән, "әнә теге почмакта тартмада песи балалары бар, әйдә, мин сиңа аларны күрсәтәм", "безнең өйдә керпе яши, әйдә керәбез, син аны сыйпый алырсың", диләр. Кайчакта акча эшләп алу мөмкинлеген тәкъдим итәләр: "Кибет кая икән, әйдә, утыр машинага, күрсәтерсең, ә мин сиңа 500 сум акча бирәм". Менә шулай да булырга мөмкин: "Әйдә тизрәк шифаханәгә, әниеңнең хәле начар, ул миңа сине алып килергә кушты".


    Нинди генә сәбәп булса да чит кешеләр белән сөйләшергә, машина янына килергә ярамаганлыгын аңлатыгыз. Нинди генә хәл булса да, бу хакта әти-әнигә сөйләргә кирәклеген әйтегез.


    Баланы үзеңне ничек тоту кагыйдәләренә өйрәткәндә, аны куркыта күрмәгез. Сезнең бурыч - баланы сак булырга өйрәтү.


    Балаларыгызны сакланырга өйрәтегез. Ул каршы тора һәм кычкыра белергә тиеш. Ул тавышын үзгәртеп кычкырса, тешләсә дә, еларга тиеш түгел. Балага кешенең иң нечкә органнары кая урнашуын күрсәтегез (бугаз, күз һ.б.). Андый нокталарга төгәл сугу дәресләре бирегез. Куркыныч туганда ярдәм сорап кая һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатыгыз - балалы хатынга, форма кигән ир-атка, кибет кассирына.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: