Аксубаево
  • Рус Тат
  • Балаларына күчкән изгелек

    Савруш авылы тирәсендә Раиса Петровна Никитинаны белмәгән кеше юктыр. Ул - укытучылар нәселеннән, күптән түгел үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Раиса Петровна Савруш авылында туып үсә. Аның әтисе укытучы була, директор вазыйфасын да башкара. Үзе дә гомере буена укытучы булып эшли. 1942 елда Аксубай педагогия училищесын тәмамлый һәм ул...

    Савруш авылы тирәсендә Раиса Петровна Никитинаны белмәгән кеше юктыр.



    Ул - укытучылар нәселеннән, күптән түгел үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Раиса Петровна Савруш авылында туып үсә. Аның әтисе укытучы була, директор вазыйфасын да башкара. Үзе дә гомере буена укытучы булып эшли.


    1942 елда Аксубай педагогия училищесын тәмамлый һәм ул вакытларда Биләр районына кергән Чуаш Майнасы авылына эшкә җибәрелә. Иске Савруш башлангыч мәктәбе мөдире вафат булгач, ул туган авылына кайтырга була. Аны Майнадан җибәрергә теләмиләр - талантлы белгечне югалтасылары килми, сугыш вакытында укытучыларга да кытлык була.


    Тик гаилә зур - тугыз бала, ә Раиса - кызлардан иң өлкәне. Әнисе якты дөньядан бик иртә китә, кечеләре өчен бөтен җаваплылык кыз җилкәсенә төшә.
    Раиса Петровнаның дүрт баласы, биш оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. Балалары да, оныклары да аның сукмагыннан киткәннәр, алар атказанган һәм данлыклы укытучылар, зур уңышларга ирешәләр. Мәсәлән, оныгы Татьяна Удиярова укучылары белән ел саен җәмгыять белеме һәм тарих фәннәре буенча республика олимпиадаларында беренче урыннарны яулый.


    Раиса Петровна 90 яшьлек юбилеен күпсанлы туганнары янәшәсендә каршы алды. Аны котларга район җитәкчеләре һәм мәктәп коллективы килде.
    -Картлык көнеңне якыннарыңның игътибарына күмелеп, уңай шартларда каршылау - зур бәхет, - диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. - Сезне юбилеегыз белән котлап, сәламәтлек һәм озын гомер телим.


    Сергей Витальевич РФ Президентының котлау хатын укыды, район башлыгыннан бүләкләр, чәчәкләр тапшырды.


    Чыннан да, якыннарының кайгыртуы һәм игътибары әйләнәсендә җитеш тормышта гомер кичерүче өлкәннәрне күреп күңел сөенә. Балаларының әти-әниләре турында зур горурлык белән сөйләүләрен ишетү дә олы шатлык. Тормышның мәгънәсе дә нәкъ менә шундадыр, мөгаен, үзең тудырган изгелек орлыкларын башкаларга да өләшүче балалар үстерү.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: