Аксубаево
  • Рус Тат
  • Балаларга – аерым игътибар

    Юл-транспорт фаҗигаләрендә имгәнүләрне профилактикалау максатларында Татарстан ЮХИДИсы дүшәмбе көнне старт алган "Игътибар-балалар!" акциясен үткәрә. Ай дәвамында - 19 майдан алып 19 июльгә кадәр Аксубай ЮХИДИ хезмәткәрләре яшь пассажирлар, җәяүлеләр, аларның ата-аналары белән очрашалар - юлларда үзләрен дөрес тоту турында ата-аналар җыелышлары үткәрәчәкләр, балаларда юл әлифбасы кагыйдәләрен ныгыту буенча чаралар оештырачаклар,...

    Юл-транспорт фаҗигаләрендә имгәнүләрне профилактикалау максатларында Татарстан ЮХИДИсы дүшәмбе көнне старт алган "Игътибар-балалар!" акциясен үткәрә.


    Ай дәвамында - 19 майдан алып 19 июльгә кадәр Аксубай ЮХИДИ хезмәткәрләре яшь пассажирлар, җәяүлеләр, аларның ата-аналары белән очрашалар - юлларда үзләрен дөрес тоту турында ата-аналар җыелышлары үткәрәчәкләр, балаларда юл әлифбасы кагыйдәләрен ныгыту буенча чаралар оештырачаклар, белем бирү учреждениеләренә керү юлларының торышын тикшерәчәкләр. Һәм иң мөһиме - юлларда балаларның гомерен куркыныч астына куйган кагыйдә бозучыларны ачыклау максаты белән, рейдларга ешрак чыгачаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: