Аксубаево
  • Рус Тат
  • Балалар бакчасына түләгәнгә компенсация алу өчен

    Аксубай районы халыкны Социаль яклау идарәсенең компенсацион түләүләр бүлеге хезмәткәрләре бакчага түләгәнгә компенсация алу өчен документлар кабул итә. Тиешле документларны кабул итү өчен, алар график буенча көн саен балалар бакчаларына баралар. Бу ике як өчен дә отышлы: ата-аналарның вакыты янга кала, бүлек хезмәткәрләре кирәкле кәгазьләрнең барысын да җыеп китә. Балалар...

    Аксубай районы халыкны Социаль яклау идарәсенең компенсацион түләүләр бүлеге хезмәткәрләре бакчага түләгәнгә компенсация алу өчен документлар кабул итә.


    Тиешле документларны кабул итү өчен, алар график буенча көн саен балалар бакчаларына баралар. Бу ике як өчен дә отышлы: ата-аналарның вакыты янга кала, бүлек хезмәткәрләре кирәкле кәгазьләрнең барысын да җыеп китә.

    Балалар бакчасына түләү күләме артканга күрә, 2014 елның гыйнвар аеннан гаиләдәге керем кеше башына 20 меңнән артык булмаган очракта, ата-аналарга балаларын бакчага йөрткән өчен өстәмә компенсация бирелә башлады, - дип искә төшерде компенсацион түләүләр бүлеге башлыгы Татьяна Кандалина. -Бу хокукка ия булуны ярты ел узган саен яңа белешмәләр ярдәмендә расларга кирәк. Ата-аналардан документлар кабул итү графигы һәрбер балалар бакчасына да бирелгән, бу эшне без анда барып башкарабыз.

    Ул шулай ук, әгәр дә ярты ел эчендә гаиләдәге кешеләр саны һәм керем күләме үзгәрмәгән булса, ата-аналарга паспорт һәм керемнәре турында соңгы 3 ай өчен белешмә генә алып килергә кирәклеген әйтте. Әгәр кем дә булса социаль яклау хезмәткәрләре янына график буенча билгеләнгән көндә килә алмаса, документларын графикта күрсәтелгән айда булса да китерергә тиеш, югыйсә компенсация түләнмәячәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: