Аксубаево
  • Рус Тат
  • Азык җитәчәк

    Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен иң киеренке һәм җаваплы вакыт - азык хәзерләү чоры артта калды. Дөрес, кырларны бераз гына кар капласа да, "Сөт иле Аксу" ҖЧҖдә эш дәвам итә. Бу авыл хуҗалыгы предприятиесендә кышлатуга әзерләнүнең төп нәтиҗәләре белән аның җитәкчесе Фәнис Хәмидуллин таныштырды. -Быел 12 мең гектар мәйдан биләгән азык...

    Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен иң киеренке һәм җаваплы вакыт - азык хәзерләү чоры артта калды.

    Дөрес, кырларны бераз гына кар капласа да, "Сөт иле Аксу" ҖЧҖдә эш дәвам итә. Бу авыл хуҗалыгы предприятиесендә кышлатуга әзерләнүнең төп нәтиҗәләре белән аның җитәкчесе Фәнис Хәмидуллин таныштырды.
    -Быел 12 мең гектар мәйдан биләгән азык культуралары басуларыннан мул уңыш алдык, - дип әйтте ул. - Узган сезонда без шактый зур күләмдә сусыл азыклар - 31 мең тонна сенаж (планга карата 124 процент), 48 мең тоннага якын силос (140 процент) һәм өч мең тоннадан артык печән әзерләдек. Шартлы бер баш терлеккә якынча 30 азык берәмлеге туры килә. Ә бу күрсәткечләр узган елдагыдан күпкә артыграк (2014 елда сенаж - алты мең тоннага, силос ун мең тоннага азрак салынган иде). Шартлы бер баш терлеккә 25 азык берәмлеге туры килде.
    Агрофирма җитәкчесенең сүзләренә караганда, өч меңнән артык терлеккә азыкларның бу күләме кышлату чорына һәм азык хәзерләүнең яңа сезоны башланганчы җәй башына кадәр иркенләп җитәчәк.
    Җәйге ялларда үзәк базаның азык җитештерү буенча механикалаштырылган звено әгъзалары оешкан төстә, көйле эшләделәр. Сергей Крайнов, Юрий Шишкин, Олег Мадюков, Шамил Хәмитов, Валерий Матюшкин үз комбайннарында тырышып эшләделәр. Василий Иванов һәм Николай Симаков сенаж һәм силос базларында яшел массаны тыгызлап тордылар. Машина йөртүчеләр Анатолий Галкин, Владимир Елисеев, Геннадий Корнилов комбайннар астыннан вакланган үләнне азык йортларына откарлыксыз ташыдылар. Уртак көч белән, терлекләр өчен җитәрлек күләмдә азык запасы булдырылды.
    Әмма бу эшкә нокта куелмаган әле. Бүген дә, агрофирманың кайбер кырларында кыр "корабларын" күрергә мөмкин. Ак "келәм" җирлегендә алар бераз башкача күренәләр. Комбайннар кукурузны бөртеккә суктыралар. Җитәкче билгеләп үткәнчә, быел уңыш мулдан булган. Бер әйләнештән комбайнчылар кырык центнерга якын кукуруз орлыгы суктырып алалар. Алардан агрофирмада, сыерларның продуктлылыгын арттыруга сәләтле кыйммәтле аксым продукциясе җитештерәләр.
    Бүгенгесе көндә Кәкре Күл авылы янындагы участокта эшләр бара. Нью-Холландка Алмаз Мингалимов идарә итә. Яшь ир өчен бу сигезенче урып-җыю сезоны. Ул мәктәптә укыганда да каникуллар вакытында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Шул дәвердә ул тәҗрибә дә туплаган. Егетнең кәефе күтәренке, ул салкыннан да, кырдан да курыкмый.
    -Мондый һава торышында эшләргә җиңелрәк, - дип сөйли Алмаз. - Машина яхшы, тигез эшли. Иртәдән бирле базага ике КамАЗ әрҗәсе кукуруз суктырып төяп җибәрдем инде.
    Мокшино авылы янәшәсендәге участокта Рамил Гыймранов эшли иде. Ике комбайнчы көн саен әлеге культураны 60-70 әр гектардан суктырып алганнар. Кукуруз бөртеген складка КамАЗ йөртүчеләр Фәрит Минһаҗев һәм Виталий Васильев ташып торалар. Кар өстендәге урып-җыю тәмамланып килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: