Аксубаево
  • Рус Тат
  • Автостоянка төзиләр

    Район үзәгендә үзәк базарга каршы автостоянка төзү эшләре башланып китте. Соңгы елларда үзәк урамнарда транспорт агымы күбәю сәбәпле Октябрь урамының әлеге участогы куркыныч була башлады-машиналарны юл читенә ике рәт итеп төзеп куя башладылар. Моның белән юлдан килүче транспортка да, җәяүлеләргә дә уңайсызлык тудыралар. Якын арада әлеге проблема юкка чыгар дип...

    Район үзәгендә үзәк базарга каршы автостоянка төзү эшләре башланып китте.


    Соңгы елларда үзәк урамнарда транспорт агымы күбәю сәбәпле Октябрь урамының әлеге участогы куркыныч була башлады-машиналарны юл читенә ике рәт итеп төзеп куя башладылар. Моның белән юлдан килүче транспортка да, җәяүлеләргә дә уңайсызлык тудыралар.
    Якын арада әлеге проблема юкка чыгар дип көтелә. Үткән атнада монда ком,вак таш китереп бушаттылар һәм һава торышының начар булуына карамастан, эшне башлап та җибәрделәр.
    - Автостоянка төзелешенә район бюджетыннан ике миллион сумнан күбрәк акча бүлеп бирелде, - дип сөйли районның баш архитекторы Илдар Ислямов. - 1600 квадрат метр мәйданга асфальт юл салып автостоянка төзеп кую - Октябрь урамын машина ташкыныннан арындыру өчен җитәр дип уйлыйм, - ди ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: