Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аучылар тәртип яклы

    Узган атнада район башлыгы Камил Гилманов катнашында аучылар һәм балыкчыларның гомуми җыелышы булып үтте. Җыелышта 74 кеше катнашты. Алар арасында аучы һәм балыкчылар гына түгел, ә инде кыргый җәнлекләрнең яшәү мохитына, табигатьне, Аксубай флорасын һәм фаунасын саклауга битараф булмаган кешеләр дә бар иде. Район территориясендә аучыларның ике җәмгыяте эшләп килә...

    Узган атнада район башлыгы Камил Гилманов катнашында аучылар һәм балыкчыларның гомуми җыелышы булып үтте.


    Җыелышта 74 кеше катнашты. Алар арасында аучы һәм балыкчылар гына түгел, ә инде кыргый җәнлекләрнең яшәү мохитына, табигатьне, Аксубай флорасын һәм фаунасын саклауга битараф булмаган кешеләр дә бар иде. Район территориясендә аучыларның ике җәмгыяте эшләп килә -Аксубай муниципаль районы аучылары һәм балыкчылары җәмгыяте һәм «Бөркет» аучылык хуҗалыгы. Кайбер кешеләр аучылар - ау, балыкчылар балык тоту белән генә шөгыльләнә, дип уйлыйлар.
    Браконьерлыкка юл куймаска
    Федераль һәм дәүләт күзәтүен саклау һәм хайваннар дөньясыннан файдалануны, аларның мохитын көйләү буенча районара бүлек начальнигы Николай Крайнов, үз чыгышында, үз эшчәнлекләрен алып барганда аучылар да, балыкчылар да законны үтәргә тиешләр, дип билгеләп үтте. Хайваннарның яшәү мохитын саклау өлкәсендә гражданнар һәм сунарчыларга карата җаваплылык кырысланачак. Бу хакта газета язган иде инде.
    Районда браконьерлык белән өзлексез көрәшү эше алып барыла, - дип билгеләп үтте ул. - Быелның 10 аенда закон бозучы 16 кеше тоткарланды, аларга беркетмә төзелде. Бу юнәлештә эш тагын да көчәйтеләчәк - моны закон таләп итә. Браконьерлык - ул намуслы һәр сунарчы, балыкчы көрәшергә тиешле алым. Алар закон бозган һәр очрак турында инспекторга әйтергә тиешләр.
    Хайваннар тук булсын өчен
    «Бөркет» аучылык хуҗалыгы рәисе Михаил Носовец билгеләп үткәнчә, быел алар урманнарда җиде буа казыганнар, урман тавыклары өчен җимлекләр, кабан дуңгызлары өчен улаклар ясаганнар, 25 билге куйганнар. Үз территорияләрен тәртиптә тотулары шикләндерми дә - алар сак предприятиеләре белән килешү төзегәннәр һәм браконьерларга, аучылык законын бозучыларга сугыш игълан иткәннәр.
    Михаил Сулейманкин җитәкчелегендәге Аксубай аучылары һәм балыкчылары җәмгыяте дә шундый ук чаралар үткәреп, хайваннар дөньясыннан нәтиҗәле файдалану турында карарлар кабул итә.
    -Быел егерьлар һәм җәмгыятьнең иң актив әгъзалары белән ау рөхсәт ителгән җәнлекләрне исәпкә алу буенча зур эш башкарылды. Беренче тапкыр алар илле мең гектардан артык мәйдан биләгән ун маршрутны да навигатор белән үттеләр, - дип билгеләп үтте Михаил Сулейманкин. - Моңардан тыш, без егерме тонна бөртек калдыклары, бер тонна тоз әзерләдек, җәнлекләрне кышын ашатырга кирәк бит.
    Рәис Аксубай аучыларының казанышлары турында сөйләде. Октябрь аенда безнең районда ау этләре республика ярышлары үткәрелде, монда безнең команда, Казан, Әлмәтне артта калдырып, беренче урынны яулады. Май аенда безнең аучыларыбыз «Бөркет»леләрне узып китеп, кабаннарга ау буенча I дәрәҗә Диплом яуладылар.
    Ау цивилизацияле булырга тиеш
    Шунысын билгеләп үтәсе килә, Аксубай аучылык хуҗалыгы хайваннар дөньясы мохитыннан файдалану турында 2062 елга кадәр килешү төзегәннәр. Аучылар һәм балыкчылар үзләре белеп һәм нәтиҗәле файдаланганда гына, кыргый җәнлекләрнең һәм кошларның санын саклап калу мөмкин. Бу хакта хайваннар дөньясы мохитын күзәтү һәм саклау буенча районара бүлек начальнигы Николай Крайнов та сөйләде. Ул аучыларның үз "Буран"нарын һәм квадрациклларын тиешле тәртиптә теркәүләрен сорады, һәр аучының аучылык итү өчен маршруты күрсәтелгән путевкасы булырга тиеш, дип тә искәртте.

    Районның хайваннар дөньясы саннарда.
    Аксубай аучылык хуҗалыгының 1000 гектарга исәпләп, җәнлекләр саны:
    Ак куян-39, кабан дуңгызы-25 (ашату мәйданчыгында), сусар-6, төлке-25 (төлкеләр саны артык һәм аларның санын киметү зарур), поши- 7,1 (нормадан югары), соры куян-5,2 (аларның саны үзгәреп тора, чөнки алар елына өч тапкыр балалыйлар), тиен-3,4, кырлардагы төлке-22.

    -Без дә, сез дә, цивилизацияле аучылык, урманнарда һәм кырларда тәртип яклы,-дип әйтте район башлыгы Камил Гилманов. -Транспорт белән аучылык итүне тыярга кирәк. Соңгы чиктә, Федераль законнар бар бит, ә алар үтәлергә тиеш.
    Район башлыгы аучыларга район авыллары арасында иркенләп йөргән хуҗасыз этләрне атарга чакырды. Алар кешеләр, узып баручылар, укучыларга куркыныч тудыралар.
    Аучыларга район ветеринария берләшмәсе лабораториясе мөдире Ренат Миргалиев та мөрәҗәгать итте.
    -Аучылар котыру авыруына каршы прививка ясатырга, ауланган һәр җәнлекнең эчке органнарының биологик материалын тикшерү өчен белгечләргә китерергә тиешләр,-диде ул.
    Полиция начальнигы урынбасары Владимир Семенов, корал хуҗаларына, коралны саклау, аңардан файдалану һәм йөртү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык турында сөйләде.
    Киңәшмәгә йомгак ясап, Аксубай аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте сәркатибе Анатолий Калмыков, аучылык хуҗалыгы үсәргә тиеш, ә моның өчен акча кирәк, диде. Бу җәмәгать оешмасы һәм ул взнослар, путевка сатудан кергән акча хисабына яши. Ә җәмәгать әгъзалары саны кими бара-298 аучының быел 50 се генә взнос түләгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: