Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аучы быргысы коткара

    Гөмбә җыярга бару Аксубай районы хатын-кызлары өчен фаҗигале була язган. Ханымнар бераз урманда йөргәннән соң, адашканлыкларын абайлап алалар һәм Глонасс коткару хезмәтенең "112" номерын җыялар. Коткаручылар ханымнарның якынча кай тирәдә булуларын чамалап, шул уңайга юл тоталар. Адашкан ханымнар янында ук пошилар өчен куелган улак була. - Без аларга улактан ерак...

    Гөмбә җыярга бару Аксубай районы хатын-кызлары өчен фаҗигале була язган.


    Ханымнар бераз урманда йөргәннән соң, адашканлыкларын абайлап алалар һәм Глонасс коткару хезмәтенең "112" номерын җыялар. Коткаручылар ханымнарның якынча кай тирәдә булуларын чамалап, шул уңайга юл тоталар. Адашкан ханымнар янында ук пошилар өчен куелган улак була.

    - Без аларга улактан ерак китмәскә, оператив төркемне көтәргә куштык. Коткару операциясендә Аксубай аучылары оешмасы җитәкчесе Михаил Сулейманкин да катнашты. Фаразланган урынга килеп җиткәч, аучы быргысы ярдәмендә тавыш бирдек һәм адашучылар аның тавышы буенча безнең янга чыктылар, - дип аңлатма бирде районның төп коткаручысы Руслан Ибляминов.

    Адашкан хатын-кызларга медицина ярдәме таләп ителмәде, коткаручылар аларны өйләренә озатып куйдылар.

    Сүз уңаенда, Михаил Сулейманкин район хезмәтләренә беренче тапкыр гына ярдәм итми. Берничә ай элек ул үзенең улы белән районда күп кенә сарай һәм гаражларны басып йөргән җинаятьчене тоткарлаган иде. Кисада карак нәкь менә Сулейманкиннар гаражына да кергән була. Угры ике ир-атның аңа аяк чаласын бер дә көтмәгән. Шулай итеп Сулейманкиннар аны полиция хезмәткәрләренә тапшыралар.

    Фото otveri.info

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: