Аксубаево
  • Рус Тат
  • Армиягә китә егетләр

    Узган дүшәмбедә 2014 елның язгы призывы старт алды. Россиянең хәрби комиссариаты тирәсендә аеруча җанлылык хөкем сөрде. Янәшәдә урнашкан йортларда яшәүчеләрнең тынычлыгын бозып, көчле музыка яңгырады. Йомшак искән җил Россия әләмнәрен җилфердәтте. Егетләрне армиягә озатырга килүчеләр үзләренең хис-тойгыларын яшермәделәр. Хезмәт итү срогы күп булмаса да, якын кешең белән аерылышу һәрвакытта да...

    Узган дүшәмбедә 2014 елның язгы призывы старт алды.


    Россиянең хәрби комиссариаты тирәсендә аеруча җанлылык хөкем сөрде. Янәшәдә урнашкан йортларда яшәүчеләрнең тынычлыгын бозып, көчле музыка яңгырады. Йомшак искән җил Россия әләмнәрен җилфердәтте. Егетләрне армиягә озатырга килүчеләр үзләренең хис-тойгыларын яшермәделәр. Хезмәт итү срогы күп булмаса да, якын кешең белән аерылышу һәрвакытта да күңелсез. Бу көнне районның алты егете армиягә китте. Болар Трудолюбоводан Владислав Гераскин, Савгачтан Родион Тимофеев, Урмәндәйдән Сергей Иванов, Иске Ильдеряктан Геннадий Альметкин, Емелькинодан Павел Ильин, Иске Кыязлыдан Илназ Хәммәдиев, Васильеводан Станислав Назаров. Егетләр китәргә берничә минут калганда, ата-аналар балалары янында булырга тырыштылар. Заманча яңгыраган маршны бозып, гармун моңы сузылды. Халык Евгений Копанев җитәкчелегендәге "На завалинке" ансамбле янына җыелды, алар бергәләшеп рәхәтләнеп халык җырларын башкардылар.

    Халык арасыннан булачак солдатларны танып алу җиңел иде. Элеккеге гореф-гадәт буенча, аларның җилкәләренә чигелгән сөлгеләр салынган. Ә берсенең җилкәсендә хәтта дүрт иде!


    -Сөйгән кызыңның бүләгеме әллә?-дип кызыксынабыз, чуаш милли бизәкләренә сокланып.
    -Әйе. Сөйгәнем дә, туганнарым да бүләк итте. Ә менә монысын (борынгы бизәкләр төшерелгәненә күрсәтеп)-әбием бүләк итте,-дип әйтте ул горурлык белән. -Алар мине көтеп торачаклар.

    Аксубайда егетләрне армиягә тантаналы рәвештә, район җитәкчелеге катнашында озату гадәткә керде. Менә бу юлы да, егетләргә хәер-фатыйха бирер өчен, оешма, җәмәгать формированиеләре җитәкчеләре килгән иде.


    -Ватанга хезмәт итү- һәр ир-егетнең мактаулы бурычы,-дип мөрәҗәгать итте булачак солдатларга район башлыгы Камил Гилманов. -Лаеклы хезмәт итегез, ә без, тормыш өчен тагын да яхшырак шартлар тудыру максаты белән, Аксубайны тагын да матуррак итәргә тырышырбыз...

    Районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов, запастагы генерал-майор Анатолий Молоствов, район ветераннар советы рәисе Евгений Копанев егетләргә исән-сау хезмәт итеп кайтуларын теләделәр.

    Аксубай эстрадасы йолдызы Татьяна Григорьева саубуллашу алдыннан солдатлар турында җыр башкарды.

    Әлеге мизгелләр, һичшиксез, егетләрнең һәм аларның якыннарының хәтерендә озак сакланачак. Шулай итеп булачак солдатларның беренче төркеме автобуска утырып башкалага юл тотты.


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: