Аксубаево
  • Рус Тат
  • Алдынгыларны бүләклиләр

    Урып-җыю эшләренең уңышлы барышы нәрсәгә бәйле? Иң беренче чиратта, биредә эшләүче кешеләргә, аларның тәҗрибәсенә, осталыгына һәм чыныккан булуына. Район башлыгы каршында оештырылган "Уңыш-2014" штабы иң яхшы комбайнчыларны һәр мең тонна суктырылган бөртек өчен бүләкләргә карар кылды. Беренче бүләкләр ияләренә барып иреште дә инде. "Аксу Агро" комбайнчыларына ышаныч зур, алар бер...

    Урып-җыю эшләренең уңышлы барышы нәрсәгә бәйле?


    Иң беренче чиратта, биредә эшләүче кешеләргә, аларның тәҗрибәсенә, осталыгына һәм чыныккан булуына.
    Район башлыгы каршында оештырылган "Уңыш-2014" штабы иң яхшы комбайнчыларны һәр мең тонна суктырылган бөртек өчен бүләкләргә карар кылды. Беренче бүләкләр ияләренә барып иреште дә инде. "Аксу Агро" комбайнчыларына ышаныч зур, алар бер генә бөртекне дә кырда калдырмыйлар һәм техниканы да җиренә җиткереп ремонтлыйлар. Алар алтындай кадерле вакытны бушка үткәрмиләр. Нәкъ менә техниканы вакытында әзерләп өлгергәнгә күрә алар яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Рөстәм Зиннуров, Җәүдәт Сафиуллин һәм Фәнил Минвәлиевлар урак башыннан алып меңнән артык тонна иген суктырганнар. Бу көннәрдә әлеге чикне Сергей Блинов белән Анатолий Ефремов та узып китәчәк.

    -"Аксу Агро" комбайнчылары уракта дистәләрчә елдан артык катнашалар, сез - иң яхшылар рәтендә, - диде аларны котлар өчен махсус килгән район башлыгы Камил Гилманов. Ул игенчеләргә Рәхмәт хатлары һәм акчалата премия тапшырды. - Сез көнгә 50 тоннадан артык бөртек суктырасыз. Тырыш хезмәтегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм.

    Сүз уңаеннан урак игенчеләрдән чыннан да, фидакарьлек таләп итә. Мәсәлән, Сергей Блинов һәм аның ярдәмчесе Анатолий Ильгузин Иляшкино авылында яшиләр. Вахта аларны иртәнге сәгать биштә килеп ала, аларның менә шул вакыттан башланган эш көннәре еш кына төнге бергә чаклы дәвам итә.

    -Шәхси тормышка вакыт калмый, - дип сөйли яшь комбайн ярдәмчесе. - Әмма хезмәт хакы әйбәт. Комбайн ярдәмчесенең эше бик җаваплы. Ул комбайн вышкасында торып бөртекләрне күзәтә, игеннәрнең куелыгына, биеклегенә карап машинаны көйли.
    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәлил Хәлимов та игенчеләргә уңышлар теләде.
    -Сез быелгы коры елда рекордлы уңышка ирештегез, - диде Хәлил Хәлимов. - Шуңа да өлгергән игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга тырышырга кирәк. Сезгә уңайлы һава торышы һәм имин хезмәт телим.

    Кыска вакытлы тәнәфестән соң урак геройлары яңадан эшкә керештеләр. Суктырылган игеннәре мең тоннага якынлашып килүче башка игенчеләрне дә бүләк көтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: