Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайның батыр улы

    Ватан Геройлары көнендә "РСФСРның авыл хуҗалыгы отличнигы", СССР ВДНХның бронза медале иясе Шәриф Сәгыйрь улы Хафизовны искә төшерми булдыра алмыйбыз. Ул Шәрбән авылында туып үсә, шунда ук башлангыч сыйныфларны тәмамлый, аннан соң Такталы мәктәбендә белем ала. Уналты яшеннән, туган авылындагы "Кызыл Кустар" артелендә, десятник булып эшли башлый. Монда Герой белеме...

    Ватан Геройлары көнендә "РСФСРның авыл хуҗалыгы отличнигы", СССР ВДНХның бронза медале иясе Шәриф Сәгыйрь улы Хафизовны искә төшерми булдыра алмыйбыз.


    Ул Шәрбән авылында туып үсә, шунда ук башлангыч сыйныфларны тәмамлый, аннан соң Такталы мәктәбендә белем ала. Уналты яшеннән, туган авылындагы "Кызыл Кустар" артелендә, десятник булып эшли башлый. Монда Герой белеме булмаган кешеләр укый торган мәктәпне җитәкли. Соңыннан актив авыл хәбәрчесе буларак, район газетасы редакциясенә эшкә алына, җаваплы сәркатип вазифасын башкара һәм газета мөхәррире булып китә.
    Аннан соң Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышын НКВДның тимер юл корылмаларын саклау буенча 84 нче полк составында каршы ала (Литва СССРның Вильно шәһәре). Сугышның беренче көнненнән үк немец-фашист илбасарларына каршы сугышларда катнаша. Шәриф Хафизов дүрт тапкыр яралана һәм госпитальгә озатыла. Дәваланганнан соң, 1941 елның августында, Ленинградка тимер-юл корылмаларын сакларга җибәрелә.
    Ул сугыштан запастагы капитан чинында, күкрәк тулы орден-медальләр белән кайта, МВД органнарында эшли.
    1955 елда "утызмеңче" Хафизов ТАССРның Октябрь районындагы артта калган колхозларның берсен җитәкли һәм аны өч елда алдынгылар сафына чыгара. Соңыннан "Дружба" колхозы республикада гына түгел, ә инде Советлар Союзында үрнәк хуҗалыкка әверелә. Колхоз шикәр чөгендерен игүнең барлык алдынгы агротехника комплексын актив үзләштерә, район һәм республика чөгендерчеләрен өйрәтә башлый. Хуҗалыкның уңышы өч тапкыр СССР ВДНХ медале белән бүләкләнә (1965, 1970 елларда-бронза, 1979 елда көмеш медаль белән).
    Бу колхоз РСФСР Югары Советы Мактау грамотасы, "1973-1975 елларда социалистик ярыш җиңүчесе" һәм "РСФСР авыл хуҗалыгының социалистик ярыш отличнигы" билгеләре белән бүләкләнә. 1961 елдан башлап колхоз дәүләткә ашлык һәм авыл хуҗалыгы продукциясе тапшыру буенча планны вакытыннан алда үти башлый. Колхозның икътисады елдан-ел үсә бара. Производство бригадаларында һәм фермаларда исәп-хисап ясауның яңа алымнары, хезмәтне оештыру һәм акча түләүнең яңа формалары кертелә. Колхозда бихисап терлекчелек биналары, мәдәни-көнкүреш объектлары төзелә. "Дружба" колхозын Шәриф Сәгыйрь улы 28 ел-1983 елның 5 июленә кадәр җитәкли.
    1985 елда "Дружба" колхозына Ш.С. Хафизов исеме бирелә.1991 елдан аның ватанында ел саен милли көрәш буенча турнир үткәрелә, ә узган елдан ул Аксубайда да үткәрелә башлады.
    Шәриф Сәгыйрь улы Хафизов турында ике китап басытырып чыгарылган; "Җир улы" (авторы Н. Гобәйдуллин), "Воин. Сеятель. Герой" (төзүче автор - Дания Тямаева).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: