Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайдан Һиндстанга автостоп белән

    Без Аксубайдан 22 яшьлек Ирина Телешеваның автостоп белән дөнья тирәли сәяхәткә чыгып китүе турында язган идек. Дөрес, беренче мәкаләдә без аны Арина дип атадык, чөнки Телешовлар гаиләсендә Ириналар икәү - әнисе дә, кызы да бер исемдә булганга, кызларын Арина дип атап йөртәләр, моңа дуслары да, аксубайлылар да күнеккән. 15 октябрьдә...

    Без Аксубайдан 22 яшьлек Ирина Телешеваның автостоп белән дөнья тирәли сәяхәткә чыгып китүе турында язган идек.


    Дөрес, беренче мәкаләдә без аны Арина дип атадык, чөнки Телешовлар гаиләсендә Ириналар икәү - әнисе дә, кызы да бер исемдә булганга, кызларын Арина дип атап йөртәләр, моңа дуслары да, аксубайлылар да күнеккән.

    15 октябрьдә Киевтан булган юлдашы Андрей белән алар сәяхәткә старт алалар. Аларны бер максат берләштерә - автостоп белән Австралиягә кадәр барып җитеп, аннан корабльдә Көньяк Америкага йөзеп чыгу, Төньяк Америкадагы барлык штатларда булып, ике ел эчендә Европага әйләнеп кайту. Ирина Аксубай гимназиясен алтын медальгә тәмамлап, КФУның икътисад факультетын бетерә, КАИда икенче югары белем ала, һөнәри тәрҗемәче булу өчен аңа диплом яклыйсы гына калган. Әнисе сөйләвенчә, төрле телләрне белүгә омтылу, кызны дөнья тирәли сәяхәткә чыгарга этәргән дә инде.

    Ә без бу турыда белү өчен аның белән Интернет аша элемтәгә кердек.

    - Автостоп белән дөнья тирәли сәяхәт кылу теләге күптәнге, әйтергә кирәк, балачак хыялым иде. Әмма аны тиз генә чынга ашырып булмады, чөнки тормышның үз кануннары бар, моның өчен йөзләгән сәбәп табылып торды, - дип уртаклашты Арина.

    Гаиләдә бердәнбер булган баланың әти-әнисе, әбисе моңа ничек караганнар соң, баксаң алар Иринаның сәяхәткә чыгу турындагы фикеренә аңлап якын килгәннәр икән.

    - Иринаның холкы нык, аны һич кенә дә уеннан кире кайтарып булмый, ярдәм итүең яхшырак. Әни буларак, борчылам, әлбәттә. Әбисе дә шулай ук хәер-фатыйхасын бирде.

    Туганнары тәүлек әйләнәсе интернетта кизү торалар диярлек. Сәяхәткә чыгучылар Контактта /it - Tuesday/ Hitchhi Ring around the World төркемен оештырганнар, мөмкинлек булу белән үзләре турында хәбәр итәләр, фотоларын урнаштыралар, тәэсирләре белән уртаклашалар, кайчакта скайп буенча аралашу мөмкинлеге дә туа икән.

    Ике ай ярым эчендә алар Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан табигате белән хозурланып, анда кешеләрнең ничек яшәүләрен күргәннәр, Һиндстанга барып җиткәннәр.

    Аларның җилкәсендә сәяхәт өчен кирәкле булган барлык әйберләр салынган 20-25 килограмм авырлыктагы рюкзаклар. Сәфәр вакытында яшьләргә килеп туган физик һәм матди кыенлыкларны җиңәргә, алдан алып барылган әзерлек ярдәм итә икән.

    Университетта укыганда Ирина ярты ел дәвамында кыя ташларга менү белән шөгельләнә, иртән йөгерергә чыга. Андрей футбол командасында уйный.

    - Шуңа күрә төнлә Чарынскийга хәтле 15 километр юлны иңнәрдә авыр йөк булуга карамастан җәяүле килеш үтәргә көчләре җитә, Фумановка тау түбәсенә күтәрелү дә әллә ни зур көч таләп итми һәм кызу кояш астында Һистандагы үзебезгә кирәкле авылны таба алдык, - дип зур горурлык белән хис-кичерешләре белән уртаклаша Ирина. -Мондый сәфәрләрдә без кешеләр белән уртак тел табарга, үзебезнең эчке тоемлавыбызны тыңларга өйрәнәбез. Кешеләр һәр җирдә дә төрле. Ешрак изге күңелле, миһербанлы, дөньга якты караш белән караучы кешеләр очрый.

    Сәяхәтчеләргә төрле җирләрдә төн уздырырга туры килә - Католик чиркәү баскычларында да, җиләк-җимешләр урнашкан савытлар янында да, ерак сәфәрләргә йөри торган фура эчләрендә дә, кайсыбер вакытта китергән кешеләр үзләренә алып кайталар икән.

    Иринага куйган максатына ирешүдә гаиләсе ярдәм итә.

    -Мине ничек бар шулай кабул иткән, барлык башлангычларымда мине куәтләгән, ярдәм кулы сузган әти-әниемә мин бик рәхмәтле. Уңышка ирешүдә һәм үз көчеңә инануда - мәхәббәт һәм ышаныч төп нигез булып тора. Әбиемнең елмаеп озатып калуы, әниемнең максатка ирешүчәнлеге миңа көч өстәде, - дип сөйли арина.

    -Сәяхәт синең өчен мавыгумы, үз-үзеңне сынап караумы?

    -Сәяхәт - ул минем өчен яңа мәгълүматлар, тапкыр һәм үзенчәлекле кешеләр белән очрашу, кыенлыкларны җиңәргә өйрәнү, тормышка башка күзлектән карау. Сәяхәт вакытында синең холкың, эчке дөньяң үзгәрә. Мин тормышның һәр мизгелен бәяләргә, чит кешеләр белән җиңелрәк танышырга, аралашырга өйрәндем. Киләчәктә тормышка ашырырга тиешле бик күп максатлар пәйда булды, үз-үземә ышаныч артты, яраткан шөгылем - фотография белән мавыгу мөмкинлеге туды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: