Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда Социалистик Хезмәт Героен котладылар

    Аксубай районының Социалистик Хезмәт Герое Валентина Васильевна Сорокинаны Ватан Геройлары көне белән тәбрикләделәр.

    83 яшьлек Валентина Васильевна Сорокина – бүгенге көндә районда исән булган бердәнбер Социалистик Хезмәт Герое. Бәйрәм уңаеннан ул башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева исеменнән котлаулар кабул итте.

    Валентина Сорокина төпчек улы гаиләсендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Ул бик тыйнак, беркайчан да зарланмас, балалары, оныклары янәшәсендә яшәвенә сөенеп бетә алмый, оныкчыклары да дәү әниләренә күңелсезләнеп утырырга ирек бирмиләр, алар аның 5әү. Бераз саулыгы гына какшаган.

    – Авыр елларда куйган фидакарь хезмәтегез – бүгенге буын өчен үрнәк, Сезне сәламәт килеш, якыннарыгыз янәшәсендә күтәренке рухта күрү бик күңелле, – дип билгеләп үтте Сергей Александров, каһарманга гөлләмә, бүләк тапшырып һәм изге теләкләрен җиткереп.

    Валентина Сорокина, үз буынында иң оста һөнәр иясе булып, гомере буенча дуңгызчылык фермасында хезмәт куйган. Ул герой булырга омтылмавын, бары тик үзенең эшен намуслы һәм яратып башкаруын белдерде.

    –Социалистик Хезмәт Герое исеменә мин 1976 елда лаек булдым. Мин дә калган хезмәттәшләрем кебек район икътисады өчен тырыштым. VIII бишьеллык планын өч ел ярымда үтәдем. IX, X бишьеллыкларда да алдынгы булдым, – дип уртаклашты Валентина Васильевна.

    Хезмәттәге казанышлары өчен Сорокина Валентина Васильевна хөкүмәт тарафыннан бик күп бүләкләргә лаек булган. 1971 елда аңа – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 1973 елда Ленин ордены тапшырыла. Төп эше белән беррәттән Валентина Васильевна җәмәгать эшчәнлеге дә алып бара - РСФСР Югары Советына депутат итеп сайлана, КПССның район комитеты, партиянең өлкә комитеты әгъзасы була.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: