Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда – шимбә өмәсе

    Шимбә, 22 апрель район территориясендә тәртип урнаштыру буенча удар көн булды. Ел башыннан бу беренче массакүләмле шимбә өмәсе. Һәм ул оешкан төстә үтте. Беренчеләрдән булып шимбә өмәсенә "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район гәзите редакциясе коллективы чыкты. Редакцияне әйләндереп алган, үзәк мәйдан, парк белән янәшә территорияне зур җанлылык хөкем сөргән урын -...

    Шимбә, 22 апрель район территориясендә тәртип урнаштыру буенча удар көн булды.

    Ел башыннан бу беренче массакүләмле шимбә өмәсе. Һәм ул оешкан төстә үтте. Беренчеләрдән булып шимбә өмәсенә "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район гәзите редакциясе коллективы чыкты. Редакцияне әйләндереп алган, үзәк мәйдан, парк белән янәшә территорияне зур җанлылык хөкем сөргән урын - Аксубайның йөзе дип әйтергә була. Көн агымында биредән йөзләгән кеше үтә. Басма хезмәткәрләренең тырмавычлар, себерке белән берничә сәгатьлек тырышлык күрсәтүеннән соң әйләнә-тирәдә бернинди чүп-чар да, узган елгы коры яфрак та калмады.

    22 апрель көнне оештырылган массакүләмле шимбә өмәсендә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә дүрт йөздән артык кеше катнашты.

    Универсаль технологияләр техникумы бакчасы тирәсендә эш кайнады. Монда укучылар һәм укытучылар агач-куакларның сынган ботакларын, коры үләнне, чүп-чарны җыештырдылар.

    Аксубайның май заводы эшчеләре дә шимбә өмәсеннән читтә калмадылар. Предприятие территориясе күз алдында чистарды.

    Бу көнне безгә бик күп җирдә булырга туры килде. Күпчелек оешмалар җомга көнне үк җыештыру эшләренә керешкәнгә, бөтен җирдә дә чисталык һәм тәртип хөкем сөрде. Мазилин урамында да пөхтәлек күзгә ташланды. Монда Аксубай лицееның унынчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Светлана Пахомова белән тырышлык куйдылар.

    - Без укуда да, эштә дә - алдынгы, - дип дәррәү җавап бирделәр укучылар.

    - Район үзәгенең хезмәт коллективлары һәм халык шимбә өмәсен оештыруга җаваплы якын килделәр, - дип шәрехләде шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе советы рәисе урынбасары Леонид Жуков. - Алар зур эш күләмен башкардылар. Территорияләрне җыештыру чаралары дәвам итәчәк. Алга таба Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын лаеклы каршы алу өчен коймаларны, аншлагларны төзекләндерү, яңарту, буяу, кирәк булган урыннарда косметик төзекләндерү эшләрен башкару планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: