Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда – наркотикларга каршы көрәш десанты

    "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында республика наркополицейскилары, төбәкнең дзюдо Федерациясе катнашында, Аксубай районы халкы өчен спорт һәм сәламәт тормыш рәвешенә багышланган күләмле бәйрәм оештырдылар. Көне буена өлкәннәр дә, балалар да күңелләренә хуш килгән шөгыль табып, энергия алдылар. Проблемалар турында -"Түгәрәк өстәл" артында "Десант" төркеме 3 нче Аксубай урта мәктәбендә урнашты. Мәктәп...

    "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында республика наркополицейскилары, төбәкнең дзюдо Федерациясе катнашында, Аксубай районы халкы өчен спорт һәм сәламәт тормыш рәвешенә багышланган күләмле бәйрәм оештырдылар.
    Көне буена өлкәннәр дә, балалар да күңелләренә хуш килгән шөгыль табып, энергия алдылар.

    Проблемалар турында -"Түгәрәк өстәл" артында
    "Десант" төркеме 3 нче Аксубай урта мәктәбендә урнашты. Мәктәп китапханәсендә "Балигъ булмаганнарда сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләре тәрбияләү" темасы буенча укучылар өчен иҗат остаханәсе эшләде. Мастер-классны Казан шәһәренең "Ресурс" психология үзәге методисты Людмила Лукоянова үткәрде.
    Аудитория -"Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучылар һәм 2 нче Аксубай урта мәктәбенең милиция сыйныфы укучылары. Балалар шулай ук район прокуратурасының өлкән тикшерүчесе Ленар Яфизов белән очраштылар, наркомания проблемаларына турыдан-туры кагылучы хокукый мәсьәләләрне тикшерделәр.
    Район мәктәпләренең өстәмә белем бирү педагоглары семинарда "Мөстәкыйль балалар" республика проекты мисалында яшүсмерләр һәм яшьләр арасында наркотикларга каршы көрәш алып барган волонтерлар хәрәкәтен оештыру" темасын тикшерергә җыелдылар. Әлеге юнәлештәге эшләр белән җыелучыларны наркотикларга каршы көрәш алып барган волонтерлар хәрәкәте кураторы Наталья Софьина таныштырды.
    Шул ук вакытта, янәшәдәге аудиториядә тагын бер семинар эшләде, монда тискәре йогынтыларга бәйлелекне профилактикалау һәм сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру өлкәсендә балалар белән аралашу үзенчәлеген тикшерделәр. Семинарны "Йолдызлы десант" Автономияле коммерция булмаган оешма белгече Люция Ибраһимова алып барды. Балаларны алкоголь, тәмәке һәм наркотиклардан саклау өчен, өлкәннәр нәрсә эшли алалар соң? Бу сорауга җавапны ата-аналар бергәләп эзләделәр. ТР буенча "Гомуми эш " милләт сәламәтлеген саклау өлкәсендә президент инициативаларын яклау" ООО рәисе Дмитрий Попов алар өчен бик күп кызыклы яңалыклар ачты. Социаль өлкә белгечләре белән тикшерелгән мәсьәләләр дә актуаль иде. Алар яшүсмерләрне һәм яшьләрне наркотиклардан саклауга, шулай ук наркотикларны медицина булмаган максатларда куллану мәсьәләләренә кагылдылар. Республика наркодиспансеры баш табибы урынбасары Резидә Хаева әлеге тискәре күренешкә бәйле барлык моментларны ачты.

    Очрашуларда, семинарларда, түгәрәк өстәлләрдә әйтелгәннәрдән бер генә нәтиҗә ясарга мөмкин: яшьләр арасында наркоманияне профилактикалау эшен комплекслы чаралар белән алып барырга кирәк. Белгечләр әйтеп үткәнчә, баланың гармонияле үсеше өчен, аңа рухи кыйммәтләр бирергә, спорт, сәнгатькә кызыксыну уятырга. Балаларда бер-берсенә карата ышанычлы мөнәсәбәт тәрбияләү үтә дә мөһим. Яшүсмерләрдә әхлакый тәрбия формалаштыру, төрле социаль йогынтыларга каршы тора алырлык шартлар тудырырга кирәк.

    Шахмат тактасы артында-интеллектуаллар
    Педагоглар, ата-аналар, социаль хезмәткәрләр тематик әңгәмә алып барганда, яшьләр үзәгендә, якташыбыз, Икътисад, идарә итү һәм хокук институты ректоры Виталий Тимирясов истәлегенә үткәрелгән турнирга районның иң көчле шахматчылары җыелды.
    -Якташыбыз, галим турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә саклана,-дип әйтте турнирны ачу тантанасында район башлыгы Камил Гилманов. -Бездә бакыйлыкка күчкән якташларыбызны, теге яки бу өлкәләрдәге эшлеклеләрне, спортчыларны искә алуның күркәм гадәте бар, алар исеме белән ярышлар үткәрелә. Якташыбыз, галим, шахмат сөюче Тимирясов истәлегенә шундый турнирны ел саен үткәрергә кирәк.


    Шахмат турнирында катнашучыларны Виталий Тимирясовның кызы Асия Витальевна сәламләде. Ул һәр уйнаучыга уңышлар теләде.
    -Һәркем өчен җан атачакбыз, әмма иң көчлеләрнең җиңүен телибез!-дип мөрәҗәгать итте ул шахматчыларга.
    Районның иң яхшы шахматчыларының берсе, Тимирясовның сабакташы Геннадий Горбатов якташын мактау сүзләре белән генә искә алды. Ярышларның баш хөкемдары Геннадий Горбунов старт бирде һәм тып-тын залда балалар һәм өлкәннәр шахмат тактасына төбәлделәр...

    Чемпион белән спарринг: бу бик шәп!
    "Юность" спорт комплексында балаларны мавыктыргыч чаралар көтте. Монда дзюдо буенча мастер-класс үткәрелде. Казаннан махсус килгән спорт мастеры, самбо буенча дөнья беренчелеге җиңүчесе Екатерина Елизарова, дзюдо буенча халыкара спорт мастеры Рөстәм Еникеев һәм дзюдо Федерациясенең спорт директоры Динар Шакиров, яшь спортчыларга үзләренең җиңүгә ирешү серләре белән уртаклаштылар.


    Ә инде секция әгъзаларына өр-яңа, заманча кимонолар бүләк итү, чын сюрприз булды. Шундый зур бүләкне тапшырганда, Динар Шакиров һәр спортчыга җылы теләкләрен белдерде.
    Безнең дзюдочылар-Александр Скворцов укучыларына, спорт мастерлары белән бергәләп үткәрелгән күнегүләр бик ошады.
    -Чемпион белән күнегүләр үткәрүемә һаман да ышанып бетә алмыйм, спорт остасының хәрәкәтләре дә башкача,-дип сөйли Ольга...
    -Менә бу бик шәп!!!-дип әйтте чемпион белән спаррингтан алган тәэсирләрдән арына алмаган Булат.

    Автоматтан атканда
    Аннан соң эстафетаны Россия ФСНК "Гром" спецназ элиталы бүлек егетләре кабул итеп алдылар, алар җирле халыкка реаль шартларда ничек эшләүләрен күрсәттеләр. Тамашачыларның алкышларына күмелеп, спецназ хезмәткәрләре утлы корал белән эшләү күнекмәләрен, кара-каршы кул белән сугышу, автотранспортны тоткарлау алымнарын һәм кинолог эшен күрсәттеләр.
    Җиде яшьлек Юта-титулга ия булган эт. Ул-хәрби хезмәт өчен этләр үстерү буенча Бөтенроссия ярышлары җиңүчесе. Аның исәбендә-бөтенләй дә уйламаган урыннардан табылган йөзләгән наркотик матдә.

    Волейбол мәйданчыгында
    Волейбол-Аксубай укучыларының иң яраткан шөгыльләренең берсе. Алар бик шәп уйныйлар. Дәрвишләр бистәсе кодетлары һәм Иске Савруш төп мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары арасында үткәрелгән иптәшләрчә матч моны тагын бер кат исбатлады.
    Уен башлануның беренче минутларыннан ук, алар кунакларга бирелмәүләрен күрсәттеләр. Шулай булып чыкты да, әмма физкультура укытучысы Анфиса Ишметова фикеренчә, балалар бер мәлгә активлыкларын югалттылар, ә бу җиңелүгә китерә ала иде. Тик сыйныф җитәкчесе Алексей Федоров белән алар укучыларны актив уенга кәефләндерделәр. Нәтиҗәдә, безнең команда җиңү яулады.

    Хәл тотрыклы, әмма нәтиҗә ясарга иртәрәк әле
    Балалар үзләренең вакытларын үткәргән арада, утырышлар залында республикада һәм Аксубай районында наркотикларга бәйле хәл тикшерелде.

    -Җәмгыятьнең рухи-әхлакый потенциалын ныгыту, гореф-гадәтләрне, милли мәдәниятны, мәгарифне саклау, яшьләр арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау җитәкчелек һәм наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең төп бурычы,-дип әйтте район башлыгы Камил Гилманов. -Яшьләр, мәктәп укучылары арасында наркотиклар таратуны кисәтү максатларында, эчке эшләр органнары, участок уполномоченныйларының эшен көчәйтергә кирәк. Яшүсмердә нинди дә булса препаратлар, алкоголь татып карау теләге булмасын өчен, профилактик эш алып барылырга тиеш.

    -Сезнең районда наркохәл тотрыклы, әмма нәтиҗә ясарга иртәрәк,-дип әйтте Татарстан Республикасының наркоконтроль Идарәсе начальнигы урынбасары Эдуард Гәрәев. -Республикада наркоманнар саны көн саен арта бара. Бу золымга киртә кую өчен барлык структуралар да көчләрен берләштерергә тиеш.

    Балаларга һәм аларның иҗат эшләренә яхшы бәя бирелде
    Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм фестивале наркотикларга каршы көрәш буенча марафонның азагы булды. Эдуард Гәрәев балаларны һәм ата-аналарны бәйрәм белән тәбрикләде. Аксубайның волейбол командасына җиңү кубогы тапшырды. Кыйммәтле бүләкләргә ике команда әгъзалары да ия булдылар. Республикадан килгән наркополицейски, спорт һәм сәламәт тормыш рәвеше бәйрәмендә дуслык җиңде, ә җиңелүчеләр юк, дип билгеләп үтте.

    Фестивальдән соң УФСКН төркеме, район Мәдәният йорты фойесында, район мәктәпләре тәкъдим иткән балалар иҗаты күргәзмәсен карады. Алар туган якны өйрәнү музеенда, район китапханәсендә һәм чиркәүдә дә булдылар.
    -Аксубайда балалар белән эшләү яхшы дәрәҗәгә куелган.-дип билгеләп үтте УФСКНның Түбән Кама районара бүлеге вәкиле Гөлнара Хәбибуллина.
    -Балалар һәм яшүсмерләр спорт белән мавыгалар, кулланма сәнгать, үзешчән сәнгать түгәрәкләренә, чиркәү каршындагы мәктәпкә йөриләр. Боларның барысы да аларны урамдагы тискәре күренешләрдән саклый. Шул ук вакытта яшьләрнең кичке ялына күбрәк игътибар бирергә кирәк,-дип билгеләп үтте белгеч.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: