Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне бөтен районнан дистәләрчә егетне берләштерде 

    Язгы чакырылышта Аксубай районыннан 50дән артык егет армия сафларына китәчәк.

    Булачак солдатлар Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне уңаеннан гына түгел, ә бер-берсе белән аралашыр, район җитәкчелеге, офицерлар һәм аксубайлылар белән очрашыр өчен дә җыелдылар. 

    Егетләрне район башлыгы Камил Гилманов сәламләде. Аксубай егетләре Россия Кораллы Көчләрендә һәрвакыт Бөек Ватан сугышында катнашкан ата-бабаларыбызның данлыклы традицияләренә тугры калып, лаеклы хезмәт иттеләр, дип билгеләп үтте ул. 

    – Бүген Россия армиясе – дөньяда иң заманча армия. Хәрби фәнне үзләштерегез, намуслы, җаваплы, хәрби бурычыгызга тугры булыгыз, – дип чакырды булачак солдатларны район башлыгы Камил Гилманов. 

    Генерал-майор Үзәк хәрби округ инспекторы Анатолий Молоствов, хәрби хезмәткә чакырылучыларга илнең төп документы – РФ Конституциясе нигезендә Ватанны саклау – Россия Федерациясенең һәр гражданинының бурычы, дип искәртте. 

    Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, илебез тарихында Советлар Союзы катнашкан һәм анда солдатлар үзләренең хәрби бурычларын үтәгән конфликтлар күп булган. Тик һәрвакытта да чын ир-егет өчен – Ватанны саклау төп бурыч булып кала. 

    – Ватан – ул без дөньяга килгән урын гына түгел, ул – безнең җиребез, кырларыбыз, әти-әниләребез, абый-энеләребез, апа-сеңелләребез. Бездән башка аларны кем саклар? – дип мөрәҗәгать итте хәрби комиссар егетләргә. 

    Сергей Иванов борчылган ата-аналарны һәм призывникларны Украинадагы махсус операцияләрдә катнашу өчен бер генә вакытлы хәрби хезмәт солдаты да җибәрелмәячәк, дип ышандырды. 

    Дин әһелләре – ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров һәм Аксубай районы буенча благочинный протоиерей Александр Качаев булачак солдатларга хәер-фатихалы һәм үгет-нәсыйхәте теләкләрен җиткерделәр. Рухи остазлар, хәрби хезмәт уставы буенча яшәү һәм армия авырлыкларын кичерү – ул әле якыннарыңны аңларга, армия дуслыгын һәм ярдәмен бәяләргә, физик яктан көчлерәк булырга һәм рухны ныгытырга өйрәнү дә, дип билгеләп үттеләр. 

    «Ватанга хезмәт итәм» төрле хәрби гаскәрләр ветераннары берлеге рәисе Виталий Маркин хезмәткә чакырылаучы егетләргә Кораллы Көчләр сафларында лаеклы хезмәт итүләрен һәм армиядән чын ир-егет булып кайтуларын теләде. 

    Булачак солдатларны узган елның көзендә Кораллы Көчләр сафларыннан кайткан десантчы-разведчик Хасанджон Саидов һәм якташ-солдатның әнисе Римма Вәлиуллина сәламләде. 

    Һәр армия үз халкы һәм үз тамырлары белән нык. Бәйрәм чарасы патриотик номерлар белән үрелеп барды – үзешчән сәнгать артистлары Татарстан һәм Россия халыкларының җырларын, биюләрен башкардылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: