Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районда күләмле эшләр башкарыла

    Агымдагы елның җиде аенда район тарафыннан 2014 елга объектлар, юлларны ремонтлауга, районны төзекләндерүгә планлаштырылган 350 һәм 600 миллион сум акча үзләштерелгән. Район башлыгы Камил Гилманов сүзләренә караганда, быел район тарихында беренче тапкыр Аксубай муниципаль берәмлеге йөзләрчә миллион сумга үзгәртеп корыла. Әлеге үзгәрешләр район үзәгенә генә түгел, ә төрле торак пунктларга...

    Агымдагы елның җиде аенда район тарафыннан 2014 елга объектлар, юлларны ремонтлауга, районны төзекләндерүгә планлаштырылган 350 һәм 600 миллион сум акча үзләштерелгән.


    Район башлыгы Камил Гилманов сүзләренә караганда, быел район тарихында беренче тапкыр Аксубай муниципаль берәмлеге йөзләрчә миллион сумга үзгәртеп корыла. Әлеге үзгәрешләр район үзәгенә генә түгел, ә төрле торак пунктларга да кагыла, әмма алар тылсымлы таяк белән бер селтәнүдән генә килеп чыкмый.

    -Районда авыл кешеләренең тормыш сыйфатын яхшырту буенча социаль-билгеләнештәге объектларны төзекләндерү, мәктәпләрне ремонтлау, юллар төзү, су белән тәэмин итү, урамнарны яктыртуны үз эченә алган 18 программа эшләп килә,-дип билгеләп үтте Камил Камалович. -Әлеге үзгәрешләрнең барысы да, беренче чиратта Россия һәм Татарстан Хөкүмәте һәм халык өчен күп төрле программаларны тормышка ашырган "Бердәм Россия" партиясе тырышлыгы һәм ярдәме белән гамәлгә аша. Әлеге программалар бәрабәренә бүгенге көндә авыллар җанлана, бу халыкка, беренче чиратта, соңгы елларда авылда яшәргә калган яшьләргә иртәгесе көнгә ышаныч һәм өмет бирә. Районга аның территориясендә эшләгән нефть компанияләре дә зур булышлык күрсәтәләр. Нефтьчеләр булышлыгы белән клублар, спорт заллары, мәктәпләр ремонтлана. Якын көннәрдә Октябрь поселогында клуб-медпункт-башлангыч мәктәп комплексын ремонтлау эшләре башланачак.

    2014 елда шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә смета бәясе 180 миллон сумнан артык тәшкил иткән йөзү бассейны төзү иң киң күләмле төзелешләрнең берсе булды. Түбән Татар Майнасы авылында мәктәп-балалар бакчасы, Аксубайда 260 урнынга исәпләнгән балалар бакчасы, Карасуда күп функцияле мәдәни үзәк, Яңа Ибрайда фельдшерлык прункты, район үзәге эчендә һәм районның торак пунктларына кадәр юллар төзү социаль билгеләнештәге төзелешләрдән санала.

    Әмма мәктәпләрне район башлыгы һәр авыл өчен мөһим һәм кирәкле объект дип саный. Тулы кыйммәтле тормыш өчен иске, тәрәзәләре пленка белән җылытылган мәктәпләр түгел, ә яңа түбәле, җылы һәм уңайлы белем бирү учреждениеләре булырга тиеш. Быелгы капиталь ремонт Яңа Дума, Яңа Ибрай һәм Иске Ильдеряк мәктәпләренә кагылды. Монда идәннән алып түбәгә кадәр барысы да алмаштырылды, җылылык белән тәэмин итү һәм канализация үткәрүдән тыш, җылы санузеллар урнаштырылды, спорт заллары ремонтланды. Мондагы эшләр 20 августка тулысынча тәмамланачак.
    Ә башка төзелеш объектларында хәл ничек тора соң? Түбән Татар Майнасы мәктәбе 1 сентябрьдә укучыларны яңа бинада каршылаячак. Район үзәгендәге балалар бакчасын октябрьдә төзеп бетерәчәкләр, ә бассейн декабрь ахыры - гыйнвар башында үз ишекләрен ачачак. Карасудагы күпфункцияле үзәк һәм Яңа Ибрай фельдшерлык пунктын төзүчеләр август ахырында файдалануга тапшырачаклар.

    Юллар-район халкы өчен авыр мәсьәлә булып тора. Бүгенге көндә 76 авылдан нибары 26 сын гына район үзәге белән тоташтырасы калды. Район башлыгы, 2018 елга чаклы калган җирлекләргә дә юллар салыначак, диде. Быел асфальт юл Сергеевка авылына кертелде, Карасу авылының кыр капкасыннан алып үзәгенә кадәр үткәрелде. Район үзәгендәге 27 урамга юл салырга кирәк. Соңгы өч елда тугыз урамга асфальт юл түшәлгән булса, быел Рәис Беляев, Комлы, Каенлы, Кызыл партизан урамнары юллы булды. Якын арада юлларны төзекләндерүгә 15 миллион сум акча тотылачак. Ремонт Төньяк Мәктәп урамыннан башланачак. Яңа урамнарда яшәүчеләрне дә аңлап була, әмма якындагы өч елда асфальт "иске" Аксубайга кертеләчәк: "Ким ягында" дип аталучы һәм Сөлчә буенда урнашкан өч урамга. Хәзерге вакытта район үзәгенең Мазилин урамында озак көтелгән тротуарны төзү башланды. Аның беренче метрлары салынды инде, брусчаткалы юл өченче мәктәпне хастаханә белән тоташтырачак, әлеге эшне яңгырлар башланганчы төгәлләргә планлаштыралар. Әлбәттә инде, халык үзәк мәйдандагы эшләрнең тәмамлануын көтә. Район башлыгы ышандырганча, октябрьгә кадәр мәйдан тулысынча яңартылачак. Район бюджеты средстволарына һәм нефть компанияләре ярдәме хисабына Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 70 еллыгына Җиңү паркындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар, сугышчы-интернационалчылар һәм Чечен сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлләрне ремонтлау әлеге күләмле эшкә нокта куячак. 9 майга МЮДта һәм Емелькинода һәйкәлләр яңартылачак.
    Район үзәгенең елдан-ел күзгә күренеп үзгәрүен күреп күңелләр шатлана. Кабул ителгән программаларның бер яки ике елга гына исәпләнмәгән булуын истә тотканда, алга таба безгә күп үзгәрешләргә исәп тотарга була әле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: