Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгате
Хөрмәтле район халкы! Узган атнада районның торак пунктлары халкы белән очрашулар тәмамланды. Үз чиратыбызда без, әлеге очрашулар барлык катнашучылар өчен дә файдалы үтсен өчен, халыкны күбрәк җәлеп итәргә тырыштык. Район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында гражданнар белән киңәйтелгән җыеннар 2012 ел башында да үтәчәк, анда авыл җирлекләре башлыкларының 2011 елда башкарылган эшләре...
Хөрмәтле район халкы!
Узган атнада районның торак пунктлары халкы белән очрашулар тәмамланды. Үз чиратыбызда без, әлеге очрашулар барлык катнашучылар өчен дә файдалы үтсен өчен, халыкны күбрәк җәлеп итәргә тырыштык.
Район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында гражданнар белән киңәйтелгән җыеннар 2012 ел башында да үтәчәк, анда авыл җирлекләре башлыкларының 2011 елда башкарылган эшләре турындагы отчетлары тыңланачак һәм Советлар эшенә бәя биреләчәк. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, барлык авыл җирлекләрендә дә гражданнар җыеннары югары дәрәҗәдә үтте. Җирле власть, район хезмәтләре һәм, район башлыгы буларак, минем адреска да бер генә канәгатьсезлек белдерү очрагы да булмады. Мин район җитәкчелегенә зур ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәтемне җиткерәм. Ышаныч булганда һәм халык фикере җитәкчеләр фикере белән тәңгәл килгәндә, җирле проблемаларны хәл итү күпкә җиңелрәк. Шунысы куанычлы, район халкы үз җирлегендәге, туган авылындагы проблемаларга, керү юлларының, су белән тәэмин итү системаларының булмавына аңлап якын килә һәм хәтта ниндидер дәрәҗәдә аларны тормышка ашыруда ярдәм итәргә дә әзер. Дөрестән дә, авылларда хәл ителмәгән мәсьәләләр җитәрлек, әмма шуның белән бергә башкарылган эшләр дә аз түгел, ә бу безгә, кем әйтмешли, халык күзенә туры карау, турыдан-туры сөйләшүләр алып бару мөмкинлеге бирә.
Соңгы елларда гына да районның 17 торак пунктына кадәр асфальт түшәлгән юллар салынган. Ике ел эчендә Мюдка, Иске Мокшинога, Түбән Баландага, Яңа Аксубайга, Такталыга, Кызыл Тауга кадәр европа дәрәҗәсендәге юллар салынды, Федоровкага кадәр юлга вак таш җәелде, Аксубайдан Емелькино ягына таба юл төзелә. 2008 елдан башлап, районда 18 мәктәп ремонтланган. Атап әйткәндә, бу Иске Ибрай, Беловка, Емелькино, Савруш, Кәкре Күл, Баланда мәктәпләре... Аларның күбесе авария хәлендә иде. Гомуми белем бирү учреждениеләрен ремонтлауда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та ярдәм итте, нефтьчеләр, аеруча, «Татнефть» финанс ярдәме күрсәтте, үзебез дә средство табарга тырыштык. Шулай ук төрле финанс чыганаклары хисабына «Ләйсән», «Буратино», «Елочка», 1 нче балалар бакчасы ремонтланды. Авылларда җимерек хәлдә булган алты балалар бакчасы мәктәпләр түбәсе астына күчерелде. Ә моның өчен күпме көч таләп ителде? Бүгенге көндә Беловка, Яңа Тимошкино, Шәрбән, Кәкре Күл, Иске Ибрай, Иске Татар Адәмсуы балалары яхшы шартларда тәрбияләнә. Бездә ташландык сыер абзарлары урынына күпме заманча терлекчелек комплекслары төзелде. Бүген яңа төзелешләр, мегафермалар белән беркемне дә гаҗәпләндерә алмыйсың, боларның барысы да район халкы өчен гадәтигә әверелә. Ә безнең район икътисадының аграр секторындагы үзгәртеп корулар моннан 3-4 ел элек башланды һәм бүген механизаторларның, терлекчеләрнең, тулаем алганда авыл халкының намуслы тырыш хезмәте бәрабәренә Аксубай республика районнары арасында иң динамик үсеш алган районнарның берсе булып танылды. Ә андый 13 район бар.
Авыл тормышына кагылышлы проблемалар республика һәм федераль программаларда чагылыш таба. Шуның өстенә, бездә район халкы өчен каралган 12 программаның 9 сы эшли. Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү буенча зур эшләр дәвам итә, социаль ипотека һәм авылларда хезмәт куючы яшь белгечләргә торак төзелә. Районның дүрт авылында «Чиста су» федераль программасы буенча суүткәргечләр сузыла, республика программалары линиясе буенча-гаилә фермалары төзелә, льготалы кредитлар хисабына авыл кешеләренең шәхси ярдәмче хуҗалыклары колач җәя. Киләсе елда 4 торак пунктка кадәр каты түшәмәле юллар төзү планлаштырыла. 2012 елдан республиканың база мәктәпләрен ремонтлау буенча федераль программа старт алачак, юлларны, торак йортларны һәм социаль объектларны ремонтлау дәвам итәчәк. Ике ел рәттән күзәтелгән корылыкка һәм азыклар булмау сәбәпле авырлыклар булуга карамастан, районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә терлекләр санын саклап кала алдык. Ә бу авыл кешеләре өчен эш урыннары, хезмәт хакы һәм җирле салым керү нигезе, чөнки бюджет оешмалары шулар бәрабәренә яши. Тормышта барысы да үзара бәйләнгән һәм ул даими үсештә булырга тиеш. Бары тик шунда гына алга омтылыш булачак.
Хөрмәтле район халкы! Район икътисадындагы үзгәрешләргә бары тик сукыр кеше генә яисә безнең тормышыбыздагы уңай процессларны күрергә теләмәүчеләр генә игътибар итмәс, мөгаен. Алда безне зур сәяси вакыйгалар көтә-РФ Президентын һәм РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайланачак. Ә быелның 4 декабрендә Россия Федерациясе федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлап тавыш бирәчәкбез. Безнең иксез-чиксез илебезнең, республиканың, шул исәптән районның киләчәк язмышы сезнең активлык күрсәтүегезгә, гражданлык һәм конституцион бурычыгызны ничек үтәвегезгә бәйле. Бу көнне иртән иртүк, кечкенә авыллардан кала, барлык торак пунктларда да сайлау участоклары үз ишекләрен ача. Сезнең сәяси активлык күрсәтеп, лаеклы партия өчен тавыш бирүегез сорала. Сезгә һәм якыннарыгызга уңышлар, иминлек һәм бәхет юлдаш булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 17:55Табиб коронавирустан соң барлыкка килергә мөмкин булган өзлегүләр турында сөйләде Авырулар килеп чыгуның сәбәбе организмның үзенә юнәлтелгән аутоимун агрессиясе булып тора.2300
-
28 февраль 2021 - 16:55Татарстанда тагын 54 кеше коронавирус йоктырган Бүгенге көндә республикада Covid-19 йоктыруның 17977 очрагы теркәлгән.2400
-
28 февраль 2021 - 15:55Россиядә укучылар өчен чыгарылыш имтиханнарын тапшыру кагыйдәләре үзгәртелде Бердәм дәүләт имтиханнарын югары уку йортларына керергә планлаштыручылар бирәчәк.3700
-
28 февраль 2021 - 14:55Галимнәр алма ашауның көтелмәгән нәтиҗәсен ачыклаган Алма составындагы фитонутриентлар кешенең баш миендә яңа нейроннар барлыкка килүен стимуллаштыра ала.2400
-
28 февраль 2021 - 13:55Аксубай «Хыял» балалар йортында «Аты-баты» чарасын уздырдылар Балалар һәм үсмерләр социаль приютында Ватан сакчылары көненә багышланган чара узды.2500
-
28 февраль 2021 - 12:55Аксубай яр буена килеп кереп, чак гына суга төшеп китмәгән «Калина» йөртүчесен ялган хәбәр җиткергәне өчен җәзага тарттылар Аксубай район суды яр буенда "эленеп" калган автомобильне урлап китү турында ялган хәбәр җиткергән «Калина» шоферына карата җәза чыгарды.4000
-
28 февраль 2021 - 11:55Аксубай «Уяв» балалар фольклор коллективы тамашачылар һәм жюри күңелен яулый Иске Тимошкино авыл мәдәният йортында «Уяв» балалар фольклор коллективы өч елдан артык эшләп килә.2800
-
28 февраль 2021 - 10:55Корнейчук Леонид Иванович сугышта Үзәк фронт составында катнашкан Әсирлеккә дә төшә, алгы сызыкта да була, әмма кече ватаны Аксубайга исән-имин әйләнеп кайта.4700
-
28 февраль 2021 - 09:55ГТО комплексы җиңүчеләре һәм призерлары билгеле булды Ике атна элек универсаль спорт залында ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең муниципаль этабы узды һәм, ниһаять, нәтиҗәләр билгеле булды.4200
-
28 февраль 2021 - 08:55Синоптиклар Татарстанда янә буран чыгу һәм күз күреме начараю хакында кисәтте 28 февральдә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава торышы бозылыр дип көтелә.4500
-
16 февраль 2021 - 10:40Аксубайда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулуны билгеләп үттеләр
-
15 февраль 2021 - 16:37Аксубайлылар Хезмәткә һәм оборонага әзер
-
26 февраль 2021 - 10:55Күңеле белән романтик булса да, тормышта җитдиЯшьне еллар түгел, ә күңел халәте билгели, дигән сүзләргә Владимир Черников белән аралашканда ышанасың.6700
-
28 февраль 2021 - 17:55Табиб коронавирустан соң барлыкка килергә мөмкин булган өзлегүләр турында сөйләде Авырулар килеп чыгуның сәбәбе организмның үзенә юнәлтелгән аутоимун агрессиясе булып тора.2300
-
28 февраль 2021 - 16:55Татарстанда тагын 54 кеше коронавирус йоктырган Бүгенге көндә республикада Covid-19 йоктыруның 17977 очрагы теркәлгән.2400
-
28 февраль 2021 - 15:55Россиядә укучылар өчен чыгарылыш имтиханнарын тапшыру кагыйдәләре үзгәртелде Бердәм дәүләт имтиханнарын югары уку йортларына керергә планлаштыручылар бирәчәк.3700
-
28 февраль 2021 - 14:55Галимнәр алма ашауның көтелмәгән нәтиҗәсен ачыклаган Алма составындагы фитонутриентлар кешенең баш миендә яңа нейроннар барлыкка килүен стимуллаштыра ала.2400
-
28 февраль 2021 - 13:55Аксубай «Хыял» балалар йортында «Аты-баты» чарасын уздырдылар Балалар һәм үсмерләр социаль приютында Ватан сакчылары көненә багышланган чара узды.2500
-
28 февраль 2021 - 12:55Аксубай яр буена килеп кереп, чак гына суга төшеп китмәгән «Калина» йөртүчесен ялган хәбәр җиткергәне өчен җәзага тарттылар Аксубай район суды яр буенда "эленеп" калган автомобильне урлап китү турында ялган хәбәр җиткергән «Калина» шоферына карата җәза чыгарды.4000
-
28 февраль 2021 - 11:55Аксубай «Уяв» балалар фольклор коллективы тамашачылар һәм жюри күңелен яулый Иске Тимошкино авыл мәдәният йортында «Уяв» балалар фольклор коллективы өч елдан артык эшләп килә.2800
-
28 февраль 2021 - 10:55Корнейчук Леонид Иванович сугышта Үзәк фронт составында катнашкан Әсирлеккә дә төшә, алгы сызыкта да була, әмма кече ватаны Аксубайга исән-имин әйләнеп кайта.4700
-
28 февраль 2021 - 09:55ГТО комплексы җиңүчеләре һәм призерлары билгеле булды Ике атна элек универсаль спорт залында ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең муниципаль этабы узды һәм, ниһаять, нәтиҗәләр билгеле булды.4200
-
28 февраль 2021 - 08:55Синоптиклар Татарстанда янә буран чыгу һәм күз күреме начараю хакында кисәтте 28 февральдә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава торышы бозылыр дип көтелә.4500
-
28 февраль 2021 - 07:55Аксубай районы башлыгы Социалистик Хезмәт Герое Валентина Сорокинага «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды Аксубайда яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Валентина Сорокина 85 яшьлеген билгеләп үтте.3300
-
28 февраль 2021 - 07:25Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән Республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 333 булды.3000
-
27 февраль 2021 - 17:55Идел буе академиясендә Татарстан авыл мәктәпләре өчен укытучы-тренерлар әзерләнәчәк Программаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган.3900
-
27 февраль 2021 - 16:55“Сәләт Аксубай” клубы ”Сәмрух” республика премиясенә лаек булды Ел саен үткәрелә торган республика конкурсы сәләтле балалар һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү йөзеннән үткәрелә.5700
-
27 февраль 2021 - 15:55Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 17,9 мең очрагы теркәлгән.4300
-
27 февраль 2021 - 14:55Аксубайның яшь, талантлы баянчылары кабат сәхнәдә “Аксубай егетләре” балалар халык ансамбле баянчылары Аксубайны Бөтенроссия бәйгесендә тәкъдим иттеләр.5400
-
27 февраль 2021 - 13:55Казанда Иҗтимагый палата утырышында туган телләрне саклау хакында сөйләштеләр Очрашуда катнашучылар бүгенге көндә татар телен саклау өлкәсендәге проблемаларны күтәрде.4200
-
27 февраль 2021 - 12:55Аксубай районында яшәүчеләр Муса Җәлил турында күпне белә Аксубай җирлекара үзәк китапханә хезмәткәрләре районда Ватан сакчысы көненә багышлап оештырылган «Ватанның данлыклы уллары!» бәйрәм чарасында катнаштылар.5600
-
27 февраль 2021 - 11:55Игътибар: эзләү Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тарафыннан 1956 елда туган шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе кешесе Губанов Валерий Федорович эзләнә.4400
-
27 февраль 2021 - 10:55Эпидемиолог: Коронавирус инфекциясе сезонлы авыруга әвереләчәк Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы, Россия Фәннәр академиясе академигы Николай Брико шулай дип белдерде.5200
-
27 февраль 2021 - 09:55Татарстанда салкыннарга алмашка тотрыксыз һава торышы киләчәк Җылытканнан соң республикада кабат салкын була, аннары кабат җылыта.5100
-
27 февраль 2021 - 08:55Дәүләт Думасы зоокибетләрдә хайваннар сатуны тыярга тәкъдим итте Зоокибетләрдә хайваннарны асрау шартларын аларга карата кырыс мөнәсәбәткә тиңләргә була, дип саный Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты башлыгы.5400
-
27 февраль 2021 - 07:55«Туган телем – бәллүр чишмәм» бәйгесе тәмамланды Үзәк китапханә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында игълан иткән «Туган телем – бәллүр чишмәм» дип аталган шигырь сөйләүчеләр бәйгесенә йомгак ясалды.6000
-
26 февраль 2021 - 17:55Татарстан синоптиклары буран, бозлавык һәм кар көртләре хакында кисәтә Һава шартлары начараю аркасында күз күреме 500-1000 метрга кадәр кимиячәк.7600
-
26 февраль 2021 - 16:55Аксубай бистәсенең Сөлчә урамында яшәүчеләрне кар сулары баса, ипподромда буаны “ачканнар” Кичә безнең редакциядә Аксубай бистәсенең Сөлчә урамында яшәүчеләре булды.8900
-
26 февраль 2021 - 15:55Оныкларымның үскәнен күрәсем килә, шуның өчен прививка ясаттым Аксубай районы халкы прививка кампаниясенә актив кушылды.8500
-
26 февраль 2021 - 14:55Аксубай дәүләт автоинспекторлары «Тоннель» операциясе вакытында 14 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклады Бүген Аксубайда «Тоннель» операциясе узды.6300
-
26 февраль 2021 - 13:55Ата-аналарга балалар бакчасында оештырылган утренникларда катнашырга рөхсәт иттеләр Чараларны олылар тарафыннан битлек режимы һәм социаль дистанция үтәлгән очракта аерым төркемнәрдә генә үткәрергә ярый.7000
-
26 февраль 2021 - 12:55Район башлыгы җәмәгатьчелекне ялган хәмер сатуга каршы көрәшергә чакырды Район җитәкчелеге, Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм эшмәкәрләр киңәшмәдә алкоголь продукциясе сату турында фикер алыштылар.6300
-
26 февраль 2021 - 12:15Татарстанда соңгы тәүлектә 52 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган Эпидемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясенең 17 меңнән артык очрагы теркәлгән.6900
-
26 февраль 2021 - 10:55Күңеле белән романтик булса да, тормышта җитди Яшьне еллар түгел, ә күңел халәте билгели, дигән сүзләргә Владимир Черников белән аралашканда ышанасың.6700
-
26 февраль 2021 - 09:55Кардиолог: Коронавирус белән авыргач, өч ай кан басымын тикшереп торырга кирәк Табиблар әйтүенчә, коронавирус инфекциясеннән соң пациентта аритмия барлыкка килергә мөмкин.7600
-
26 февраль 2021 - 08:55Милли мәгариф бүлеге: Татар теле сәгатьләре артсын дигән мөрәҗәгатьләр килә «Татар теле дәресләрен кызыклы итү, укучыларның дәрескә килү теләге зур булсын өчен хәзер күп эшләнә», — дип белдерде Энҗе Гыйззәтуллина.6400
-
26 февраль 2021 - 07:55Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән Ике хатын-кыз һәм өч ир-ат ковид корбаны булган.5601
-
26 февраль 2021 - 07:55Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән Ике хатын-кыз һәм өч ир-ат ковид корбаны булган.5601
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Аксубаево
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 77654 от 17 января 2020 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Жаренова Людмила Викторовна
Адрес редакции: 423060, Республика Татарстан, Аксубаевский район, пгт Аксубаево, ул. Ленина, д.9
Телефон редакции: 8 (84344) 2-84-52, e-mail: selskaja-nov@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика