Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай – иминлек һәм татулык җире

    Аксубай районы ул тугыз милләтнең бер-берсе белән дуслыкта һәм аңлашып яшәгән Татарстанның кечкенә бер моделе. Татарстан - ул республиканың чәчәк атуы һәм иминлеге факторы, тотрыклылык нигезе булып торган милләтара һәм конфессиональара күпьеллык тәҗрибәсе булган төбәк. Татарстанның алга китүендә мәдәниятнең, гореф-гадәтләрнең, этно һәм конфессийларның бер-берсе белән тыгыз үрелеп баруы мөһим урын...

    Аксубай районы ул тугыз милләтнең бер-берсе белән дуслыкта һәм аңлашып яшәгән Татарстанның кечкенә бер моделе.



    Татарстан - ул республиканың чәчәк атуы һәм иминлеге факторы, тотрыклылык нигезе булып торган милләтара һәм конфессиональара күпьеллык тәҗрибәсе булган төбәк. Татарстанның алга китүендә мәдәниятнең, гореф-гадәтләрнең, этно һәм конфессийларның бер-берсе белән тыгыз үрелеп баруы мөһим урын алып тора.

    Аксубай муниципаль районында 32131 кеше яши. Районда иң күбе - чуаш халкы. Аларның саны - 14109 (43,9 %), татарлар - 12396 (38,6 %), руслар - 5433 кеше (16,9 %), башка милләтләр - 193 кеше (0,6 %).


    Безнең районда милләтара һәм конфессиональара конфликтлар юк, еш кына катнаш никахлы гаиләләр очрый һәм милли бәйрәмнәрне дә бөтен халык бергә бәйрәм итә. Татарларның Сабантуе, чуашларның Уявы, русларның Троицасы һәм Май чабу бәйрәмен бөтен халык яратып өлгерде. Модага Нәүрүз һәм Пасха атналыгының "Кызыл тау" бәйрәме кереп бара. Корбан бәйрәмендә мөселманнар күршеләренә сәдака тараталар, ә Пасха бәйрәмендә, диннең нинди булуына карамастан, йомыркага рәсем төшереп, балаларга өләшәләр.


    Районда Чуаш милли-мәдәни автономиясе, Рус һәм Татар милли үзәкләре, Татар конгрессы вәкиллеге, "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы эшли. Алар хакимият ярдәме белән бәйрәмнәр, төрле акцияләр үткәрәләр.


    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика җитәкчеләренең сәясәте республикада яшәүче барлык 115 милләтнең туган теленә хөрмәт тәрбияләүгә һәм ярдәм итүгә юнәлтелгән. Туган тел көне дә нәкъ менә шул максаттан чыгып үткәрелә.


    Татарстанда ул 26 нчы апрель көнне үтә. Әлеге көнне классик татар шигъриятенә нигез салган бөек шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килгән.
    27 нче апрель көнне Аксубай туган якны өйрәнү музеенда Г. Тукайның туган көненә һәм Туган тел көненә багышланган "Шигърият киче" чарасы уза. Аны Бөтендөнья Татар конгрессы вәкиллеге һәм "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы оештыра. Монда Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу курай моңнарын тыңлап илһамлану өчен "Музыкаль чишмә" оештырылачак. Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Рушания Низамова үзенең яңа шигырьләрен укыячак.


    Барлык мәктәпләрдә дә Туган тел көненә багышланган сыйныф сәгатьләре, сәнгатьле уку, инша, рәсем, һәм кроссворд бәйгеләре, әдәби-музыкаль кичәләр һәм язучылар белән очрашулар үткәрелә.


    Район һәм авыл китапханәләрендә атна буена "Бөек туган телебез" дип аталган яңа китаплар күргәзмәләре оештырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: