Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайда гаилә турында рәсемнәр бәйгесе призерларын бүләкләделәр

ЗАГС бүлеге тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Минем гаиләм – минем байлыгым» балалар рәсемнәре бәйгесенә йомгак ясалды.

Ул өч яшь төркемендә узды. Иҗат эшләрендә балалар үз гаиләләре, әти-әниләрен ничек яратулары һәм гаиләнең алар өчен нәрсә аңлатканы турында сөйләделәр. Призерларны бүләкләү Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү вакытында үзәк паркта узды. Номинантларга бүләкләрне район хатын-кызлар советы рәисе Ләйсән Зәйдуллина һәм «МӘРХӘМӘТ – шәфкатьлелек» район Советында Хатын-кызлар-депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, район мәдәният йорты директоры Ольга Копанева тапшырды. Тамашачылар бәйгедә катнашучыларны хуплап җылы алкышладылар.
Кече яшь төркемендә Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Зәринә Мостафина I дәрәҗә лауреат, Николай Серков (3 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе) – II дәрәҗә лауреаты, Иулиания Шуркина (Аксубайның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе) III дәрәҗә лауреат булдылар.
Урта яшь төркемендә беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә лауреатлар дипломын Раминә Садыйкова (3 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе), Семен Абросимов (Иске Савруш урта гомуми белем бирү мәктәбе) һәм Валентина Николаева (Иске Тимошка урта гомуми белем бирү мәктәбе) алдылар.
Өлкән яшь төркемендә беренче урын өчен лауреат дипломын – Ангелина Павлова (Яңа Тимошкино урта гомуми белем бирү мәктәбе), икенче дәрәҗә дипломын – Анжелика Мулеева (1 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе), өченче дәрәҗә дипломын Айсылу Сафиуллина (Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбе) алды.
«Тамашачылар мәхәббәте призы» номинациясендә Аксубайның 2 нче мәктәбеннән Юлия Чентаева бүләккә лаек булды.
Иң яшь катнашучылар да бүләкләр белән билгеләп үтелде. «Малыши» номинациясендә «Кояшкай» балалар бакчасыннан биш яшьлек Кира Борисова һәм алты яшьлек Анастасия Чистова үз призларын алдылар.
ЗАГС бүлеге мөдире Светлана Крайнова, «Минем гаиләм –минем байлыгым» конкурсының республика этабында катнашу өчен өч эш тәкъдим ителде, дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев