Аксубай Сабан туенда катнашучылар әдәбият дөньясына чумдылар
Сабан туе кунаклары арасында китапханә мәйданчыклары эше зур популярлык казанды.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре берничә иҗат зонасында эшләделәр.
Гаилә театры остаханәсендә кунакларны театр костюмнары һәм бишбармаклы курчаклар көтте. Театр сәнгатен яратучылар монда дөнья халыклары әкиятләре сюжетларын уйнадылар, «Әкиятләр дөньясында» дигән кызыклы квест-уенда катнаштылар.
«Каллиграфия» зонасы кунакларда аерым кызыксыну уятты. Каләм белән язу узган гасыр шөгыле булса да, әмма бу төр язуга кызыксыну безнең көннәрдә дә сакланып калган. Хәрефләр кәгазьгә матур һәм дөрес булып ятканда, каләмне карага манып, язасы да, язасы килә.
Майданда «Әкияттән буягычлар» балалар иҗаты зонасы, «Татарстан киңлекләре буенча» дип аталган интерактив викторина актив эшләде. Дөрес җавап өчен катнашучылар шарлар сайлап алдылар, бүләк итеп аларга аквагрим ясадылар.
«Халык мәдәнияте энҗеләре» әдәби мәйданчыгында «Китап шифры» викторинасы узды. Кунаклар татар милли костюмы элементларын билгеләргә һәм якташ язучыларның китап күргәзмәсе белән танышырга тиеш иде. Шигърият сөючеләр «Ачык микрофон» зонасыннан да читтә калмадылар, алар якташ язучыларның шигырьләрен укыдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев