Аксубай районы авыр югалту кичерде – Петров Николай Михайлович вафат булды
Николай Михайлович 1949 елның 19 мартында Аксубай районының Октябрь авылында туган.
Казан авыл хуҗалыгы институтын галим-агроном белгечлеге буенча һәм, юрист квалификациясен алып, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.
Хезмәт юлын «Октябрь» колхозында колхозчы, колхозның беренчел комсомол оешмасы секретаре итеп башлап, бөтен хезмәт эшчәнлеген Аксубай районына багышлый.
Аннары эшен район идарә звеносында дәвам итә.
1973 елдан район авыл хуҗалыгы идарәсенең агроном-мелиораторы, ТАССР Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгының сугару-киптерү системаларын эксплуатацияләү идарәсенең Аксубай эксплуатация участогы инженеры вазыйфаларында хезмәт куя. Партия эшчәнлегенә күп көчен сала – КПСС район комитетының оештыру бүлеге инструкторы, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе, КПСС райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире булып эшли. Сигез ел дәвамында КПСС район комитетының икенче секретаре вазифасын башкара. 1990 елда аны КПСС район комитеты каршындагы партия комиссиясе рәисе, район партия оешмасының контроль комиссиясе рәисе итеп сайлыйлар. Ул шулай ук «Татводмелиорация» берләшмәсенең кече предприятиесен җитәкли, коммуналь милек белән идарә итү комитеты рәисе, район хакимияте башлыгы урынбасары булып эшли. Ике меңенче еллар башында аны Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Аксубай районындагы бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр. 2011 елдан лаеклы ялга киткәнчегә кадәр районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасын җитәкли.
Хезмәт казанышлары өчен «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә лаек була. Хезмәт эшчәнлеге чорында Татарстан Республикасының Мактау Грамотасы, «Казанның 1000 еллыгына истәлек» медале, күп кенә хөкүмәт һәм ведомство Мактау грамоталары, Дипломнар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Район кешеләре өчен Николай Михайлович һәрвакыт тыйнак, ярдәмчел һәм гадел кеше булып калды.
Николай Михайловичның хезмәт еллары туган районы белән бәйле. Ул үзе турында сөйләргә яратмады, ә менә остазлар турында һәрвакыт җылылык белән сөйли иде, Нәҗип Бәһман улы Бакиров, Павел Захарович Кузьмин, Борис Михайлович Исаев аның язмышында зур роль уйнаган.
Икенче секретарь булып эшләгән елларда ит, сөт, йон сатып алу буенча дәүләт планы бер тапкыр да өзелми, әмма ул шул еллар казанышлары белән генә дан казанмады, авылда эшләүче кешеләрнең хезмәтенә сөенде, алар белән горурланды.
Николай Михайлович Петров турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә озак сакланыр.
К.К. Гилманов, И.М. Заһидуллин, С.Ю. Зайцев, Р.М, Галиев, И.И. Моратшин, И.И. Ислямов, С.В. Александров, Б.А. Соломонов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев