Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

2013 елда да бергә булыйк!

Менә тагын бер ел үтеп китте. Безнең район газетасы тагын бер елга картайды. Бүген безнең газета районда бердәнбер мәгълүмат чарасы булып тора, димәк, 82 ел буена Аксубай районы яңалыкларын өйләргә район газетасы алып килә. Шунысы шатлыклы, хөрмәтле газета укучыларыбыз, сез безгә үзегез белән бергә олыгаерга, районда барган позитив үзгәрешләргә бергәләп...

Менә тагын бер ел үтеп китте. Безнең район газетасы тагын бер елга картайды.


Бүген безнең газета районда бердәнбер мәгълүмат чарасы булып тора, димәк, 82 ел буена Аксубай районы яңалыкларын өйләргә район газетасы алып килә. Шунысы шатлыклы, хөрмәтле газета укучыларыбыз, сез безгә үзегез белән бергә олыгаерга, районда барган позитив үзгәрешләргә бергәләп шатланырга, проблемаларны бергәләп хәл итәргә ярдәм итәсез.
Без, район газетасы журналистлары, район тормышын газета битләрендә ничек бар шулай яктыртабыз. Ветераннарга торак, социаль - көнкүреш объектлары төзү, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау, белем бирү учреждениеләре төзелеше, аларны ремонтлау, юл төзелеше, чишмәләрне төзекләндерү, гади авыл хезмәтчәннәренең тормышы һәм хезмәт көннәре, спортчыларның, районның белем бирү учреждение укучыларының, ДШИ укучыларының уңышлары, бәйрәмнәр һәм хезмәт көннәре-боларның барысы да һәм район тормышына бәйле тагын бик күп вакыйгалар район газетасында чагылды. Шунысы куанычлы, без фактларны җиткереп кенә калмадык, укучылар тарафыннан җаваплар да алдык, район газетасының Интернет-челтәрендә укучылар белән тере әңгәмә алып бардык. Газета өченче инстанция буларак үтенечне канәгатьләндерүче ролен уйнамаса да, без үз мөмкинлегебездән һәм үз көчебездән килгәнчә кешеләргә проблемаларын хәл итүдә ярдәм кулы сузарга тырыштык. Шуңа үзебезнең арадагы ышанычка зур бәя бирәбез, 2013 елның беренче ярты еллыгына биш меңгә якын район кешесе безнең белән калган һәр кешегә, узган елда бергә эшләргә туры килгән район җитәкчелегенә, җитәкче-дусларыбызга, язылу компаниясе чорында ярдәм иткән барлык кешеләргә ихластан рәхмәт белдерәбез. Яңа ел сезнең өйләрегезгә бары тик күңелле вакыйгалар белән генә аяк басып, сезгә һәм сезнең якыннарыгызга сәламәтлек, икътисадый иминлек, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз тарафыннан ярату һәм игътибар алып килүен телим. Елан елы Сезгә бары тик уңышлар гына алып килсен. Яңа ел белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев