Аксубаево
  • Рус Тат
  • 01 хезмәте

    Яңа Чуаш Адәмсуы авылында яшен янгын чыгуга сәбәп булган. 28 май көнне 12 сәгать 55 минутта Глонасс системасы буенча янгын бүлегенә әлеге авылда шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Сигез минуттан Иске Татар Адәмсуының янгын сагы хезмәткәрләре автоцистерна белән вакыйга урынында булалар, янгын сүндерүдә күршеләр дә ярдәмгә килә....

    Яңа Чуаш Адәмсуы авылында яшен янгын чыгуга сәбәп булган.

    28 май көнне 12 сәгать 55 минутта Глонасс системасы буенча янгын бүлегенә әлеге авылда шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.

    Сигез минуттан Иске Татар Адәмсуының янгын сагы хезмәткәрләре автоцистерна белән вакыйга урынында булалар, янгын сүндерүдә күршеләр дә ярдәмгә килә. Бу вакытта өй түбәсе дөрләп яна һәм утның сарай һәм келәткә күчү куркынычы яный. Күршеләре сөйләвенә караганда, өйдә кеше булмаган, хуҗалар эштә булган. Янгын нәтиҗәсендә өй түбәсенә зыян килә, бәхеткә, калган өлеше сакланып калынган.

    Фото: letnews.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: