Аксубаево
  • Рус Тат
  • 01 хезмәте

    Үткән атнада районда бер янгын очрагы булган. Бу турыдагы хәбәр диспетчер хезмәтенең бердәм номерына Яңа Ибрай янгын сагы бүлегеннән килә - бу авылда шәхси йортта мунча яна. Ут янәшәдәге абзарга сикерә һәм ялкын телләренең 3 метр ераклыкта гына урнашкан өйгә күчү куркынычы туа. Янгынга каршы Яңа Ибрай аерым янгын сүндерү...

    Үткән атнада районда бер янгын очрагы булган.

    Бу турыдагы хәбәр диспетчер хезмәтенең бердәм номерына Яңа Ибрай янгын сагы бүлегеннән килә - бу авылда шәхси йортта мунча яна. Ут янәшәдәге абзарга сикерә һәм ялкын телләренең 3 метр ераклыкта гына урнашкан өйгә күчү куркынычы туа. Янгынга каршы Яңа Ибрай аерым янгын сүндерү постының ике бүлеге көрәшә. Афәт урынына Аксубайның 102 янгын часте хезмәткәрләре килгәндә, аңа киртә куелган була, сарай башында печән генә пыскып тора. Янгын сүндерүчеләргә хәрәбәләрне генә сүтәргә кала.

    - Безнең янгын сүндерүчеләр ничек кенә оперативлык күрсәтергә тырышсалар да - Яңа Ибрайга кадәр юл арасы 39 километр, шуңа бәйле без янгын урынына 49 минуттан соң гына килеп җиттек. Яңа Ибрай янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәрләрен, шулай ук аерым постларны һәм районның ирекле янгын сүндерү дружиналарын билгеләп үтәсе килә. Алар үзләренең нинди мөһим эш башкаруларын тагын бер кат дәлилләделәр. Бу безнең янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче алар тарафыннан утка киртә куюның беренче генә очрагы түгел, - дип билгеләп үтте 102 янгын часте җитәкчесе вазифаларын башкаручы Руслан Ибляминов.

    Фото: pp.vk.me

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: