Аксубаево
  • Рус Тат
  • 01 хезмәте

    Узган атнада районда бер янгын чыккан. Бу хактагы хәбәр 14 июнь көнне 12.15 сәгатьтә "Ашыгыч ярдәм" диспетчерыннан килә. Сосновка авылында шәхси йортта такта сарайга ут каба. Утны сүндерүгә янгын часте һәм Савгач ДПОсы хезмәткәрләре җәлеп ителә. Янгынга каршы көрәштә күршеләр дә ярдәмгә килә, чөнки күрше сарай да өч метр ераклыкта...

    Узган атнада районда бер янгын чыккан.

    Бу хактагы хәбәр 14 июнь көнне 12.15 сәгатьтә "Ашыгыч ярдәм" диспетчерыннан килә.

    Сосновка авылында шәхси йортта такта сарайга ут каба. Утны сүндерүгә янгын часте һәм Савгач ДПОсы хезмәткәрләре җәлеп ителә. Янгынга каршы көрәштә күршеләр дә ярдәмгә килә, чөнки күрше сарай да өч метр ераклыкта гына урнашкан һәм ул өйгә терәлеп тора. Әмма корылманы саклап калу мөмкин булмый - печән абзары тулысынча янып бетә.

    - Янгын чыгуга балаларның ут белән шаяруы сәбәп була, дип аңлатма бирде янгын часте җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Руслан Ибляминов. - Хуҗаларга матди зыян килде, әмма "кызыл әтәчкә" вакытында киртә куелмаса, моның нәтиҗәсе тагын да аянычлырак буласы иде. Ут белән эш итә белмәгән балалар, көтелмәгән очраклар килеп чыкканда, җаваплылыктан куркып, кая да булса качалар. Балаларның ут капкан корылма эчендә калу очраклары да еш күзәтелә.

    Районның төп янгын сүндерүчесе җәйге чорда балаларны күзәтүчесез калдыруның куркыныч булуы хакында кисәтә. Өйдә һәрвакыт бер кеше булырга тиеш. Бигрәк тә балалар үзләре генә калганда, аларда мөстәкыйльлеккә омтылу хисе туа. Бала өйдә үзе генә булганда, шырпы яки зажигалка белән уйнамас, кәгазьгә ут төртеп, учак ягарга кызыкмас дип ышанырга ярамый. Өлкәннәрнең төп бурычы - мөмкин булган бәланы кисәтү, янәшәдә хәтта бер адым алда булу кирәклеген истән чыгармаска.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: