Аксубаево
  • Рус Тат
  • 01 хезмәте

    Бер атна дәвамында районның бердәм кизү-диспетчер хезмәте Глонасс-112 системасы буенча 39 хәбәр кабул иткән. 13 август көнне Пионер поселогыннан ерак түгел, кайчандыр Красный Берег авылы булган урында коры үлән янып китә. Утның урман массивларына күчү куркынычы туа. Әлеге факт буенча ут чыгуда гаепле булган затны ачыклау һәм аны җаваплылыкка тарту...

    Бер атна дәвамында районның бердәм кизү-диспетчер хезмәте Глонасс-112 системасы буенча 39 хәбәр кабул иткән.

    13 август көнне Пионер поселогыннан ерак түгел, кайчандыр Красный Берег авылы булган урында коры үлән янып китә. Утның урман массивларына күчү куркынычы туа. Әлеге факт буенча ут чыгуда гаепле булган затны ачыклау һәм аны җаваплылыкка тарту өчен административ эш ачылган.

    14 августта 17 сәгать 48 минутта районның Бердәм кизү-диспетчер системасына Иске Ильдеряк янәшәсендәге кырда янгын күзәтелүе хакында хәбәр килә. Янгын сүндерү бүлеге килеп җиткәндә ялкын телләре 35 гектар мәйданны биләп дөрләп яна торган була.

    Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән Татарстанда IV һәм V класслы янгын куркынычлылыгы игълан ителгән. Аңа нигезләнеп гражданнарның урманнарга килүе, аларга транспорт чарасы белән керү һәм янгын иминлеге максатларында билгеле бер эш төрен үтәү тыела.

    - Бу күрсәтмә белән торак пунктлар территорияләрендә һәм биләмә алды участокларында үлән ягу тыела, - дип шәрехләде янгын часте җитәкчесе вазифаларын башкаручы Руслан Ибляминов. - Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары үз территорияләрендә янгын иминлеге таләпләрен үтәүне тәэмин итәргә тиешләр. Коры үлән, камыл, салам калдыклары, чүп-чар һәм чүплекләргә ут төртү очраклары ачыкланганда, гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылачак. Урындагы затларга - 6 меңнән 15 мең сумга кадәр, юридик затларга 150 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф салына.

    Фото: tverweek.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: