Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зыян салмый гына кистеләр

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә Яңа елны һәм могҗизалар көтү шатлыгын якынайтуга бу атнадан ук керештеләр инде. Сишәмбе көнне үзәк мәйданда гүзәл чыршыны бастырдылар, менә-менә ул төсле шарлар, төрле утлар белән бизәләчәк. Быел үзәк мәйданга яшел чыршыны гадәттәгечә урманнан кайтармадылар. Аны район хакимияте бинасы алдыннан кистеләр, калган икесе дә шуннан кисеп...

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә Яңа елны һәм могҗизалар көтү шатлыгын якынайтуга бу атнадан ук керештеләр инде.


Сишәмбе көнне үзәк мәйданда гүзәл чыршыны бастырдылар, менә-менә ул төсле шарлар, төрле утлар белән бизәләчәк.
Быел үзәк мәйданга яшел чыршыны гадәттәгечә урманнан кайтармадылар. Аны район хакимияте бинасы алдыннан кистеләр, калган икесе дә шуннан кисеп алынды. Әйтергә кирәк, бу хәл кайбер үтеп йөрүчеләрдә канәгатьсезлек уятты.
Хакимият бинасы алдында үсеп утырган кайбер чыршыларның матурлыгы калмаган иде инде. Артык зур булып үскән чыршылар эш кабинетлары тәрәзәләрен каплап торды, яктылык төшсен өчен аларны сирәкләү таләп ителде. Аларны җәй көне үк кисмәкчеләр иде, әмма ылыслы гүзәлләрнең файдасын күрү өчен бераз көтәргә булдылар. Аларга алмашка бистәнең брусчатка җәелгән өлешенә дистәләгән чыршы үсентеләре утыртылды. Әйтергә кирәк, бистәнең матурлыгы, аның экологик иминлеге һәм аны яшелләндерү хакында алдан ук кайгырттылар. Әйтергә кирәк, киселгән чыршылар урынына яз көне декоратив үсентеләр утыртылачак, чәчәк түтәлләре булдырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев