Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Закон сагында торучылар

Прокуратура институты оешу 1722 елның 12 гыйнварена туры килә. Бу көнне Петр I боерыгы белән беренче тапкыр генерал-прокурор посты расланган. Заманча Россия прокуратурасының хокукый-дәүләт статусы 1995 елның 17 ноябрендә кабул ителгән "Россия Федерациясе прокуратурасы турында"гы Федераль закон белән ныгытыла. Законлы үзгәрешләр нигезендә Россия Федерациясе прокуратурасы хакимиятенең бер генә тармагына да...

Прокуратура институты оешу 1722 елның 12 гыйнварена туры килә. Бу көнне Петр I боерыгы белән беренче тапкыр генерал-прокурор посты расланган.


Заманча Россия прокуратурасының хокукый-дәүләт статусы 1995 елның 17 ноябрендә кабул ителгән "Россия Федерациясе прокуратурасы турында"гы Федераль закон белән ныгытыла. Законлы үзгәрешләр нигезендә Россия Федерациясе прокуратурасы хакимиятенең бер генә тармагына да кермәгән структураны һәм функциональ мөстәкыйль дәүләт органы буларак формалаша.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе прокуратурасы-ул Россия Федерациясе Конституциясе һәм Россия территориясендә гамәлдә булган законнар үтәлешен күзәтүне, закон тарафыннан җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен, кеше һәм гражданинның хокукларын һәм иреген яклауны гамәлгә ашырган бердәм федераль үзәкләштерелгән орган.
Безнең район прокуратурасы да үзенең һәркөнлек эшендә әлеге төп принципларга нигезләнә. Узган елда бу эш ни дәрәҗәдә уңышлы булды?
-2013 ел коллектив өчен катлаулы булды-август аенда прокурор күзәтү оешмасының комплекслы тикшерүен үттек. Татарстан Республикасы прокуратурасы коллегиясе тикшерүе нәтиҗәләре буенча, Аксубай районы прокуратурасының соңгы биш елдагы эше канәгатьләнерлек дип табылды,-дип билгеләп үтте район прокуроры Илдус Хәйруллин.
140 тан артык җинаять эше буенча район прокуратурасы хезмәткәрләре судта дәүләт гаепләвен хуплады. Узган елда 140 кеше район прокуратурасына хокукларын торгызуны үтенеп мөрәҗәгать итте. Гражданнарның гаризалары буенча хокук мөнәсәбәтләренең төрле өлкәләрендә 200 дән артык хокук бозу кисәтелде.
Район прокуратурасы катнашында 800 дән артык кешенең хезмәт хакын вакытында түләү өчен хокуклары торгызылды. Торак-коммуналь өлкәдә, граҗданнарның торакка хокуклары турындагы законны бозу өчен район прокуратурасы урындагы 28 кешене дисциплинар җаваплылыкка тартты.
Прокурор күзәтүен көчәйтү буенча район прокуратурасы күргән чаралар ярдәмендә тикшерүчеләр һәм сорау алучылар тарафыннан закон бозу очраклары кимеде.
Ел дәвамында экологик хәлне яхшырту турында да кайгырту күрсәтелде. Район прокуратурасы җәмгыять мәнфәгатьләрен яклап судларга тиеш булмаган урыннарда ясалган чүплекләрне бетерү турында 30 дан артык дәгъва җибәрде.
-Прокуратура инициативасы буенча торак хуҗалары ширкәтләренең законга ничек буйсынулары тикшерелде. Нәтиҗәдә дүрт җитәкче административ җаваплылыкка, икесе җинаять җаваплылыгына тартылды,- дип сөйли прокурор. - Торак-коммуналь хуҗалыгы эшен даими контрольдә тотабыз. Әлеге оешма күрсәткән хезмәтләрнең сыйфаты аларның бәясенә туры килсен иде.
Районда өч хезмәткәр-прокурор үзе, аның урынбасары Лариса Горожанкина, прокурорның өлкән ярдәмчесе Ленар Яфизов прокурор күзәтүе алып баралар. Монда гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре, гаризалары буенча эшләр оператив, нәтиҗәле алып барыла, чөнки прокуратурада эшләүче коллектив бердәм, тату.
- Безнең коллектив алган юнәлеш: законны үтәү, гражданнарның хокукларын һәм иреген яклау,- дип сөйли Илдус Хәйруллин. - Мәҗбүри өстенлекләр арасында - җинаятьләрдән зыян күргән кешеләрнең законлы мәнфәгатьләрен яклау. Бер генә җинаять эше дә, тикшерү барышында зыян кайтаруга юнәлдерелгән чараларны җентекләп тикшермичә, судка җибәрелми. Беркем дә икенче кешенең хокукын кимсетергә тиеш түгел. Прокуратура моны һәрдаим тикшереп торачак.
Ә инде планнарга килгәндә - прокуратура хезмәткәрләре Россия законы билгеләгән кысаларда эшләделәр һәм эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев