Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Юл хезмәткәрләренең кышкы мәшәкатьләре

Әлеге атнаның соңгы көннәре район юлчыларын күпләп кар яву сәбәпле аврал режимда эшләргә мәҗбүр итте. Мондый һава торышы 14 гыйнвардан башланды. Җирле метеорология хезмәте мәгълүматларына караганда, соңгы өч көн дәвамында яуган кар биеклеге 26 дан 40 сантиметрга кадәр күтәрелде. Ә бит карның әлеге өлеше 2,5 ай эчендә генә тупланды. Бары...

Әлеге атнаның соңгы көннәре район юлчыларын күпләп кар яву сәбәпле аврал режимда эшләргә мәҗбүр итте.


Мондый һава торышы 14 гыйнвардан башланды. Җирле метеорология хезмәте мәгълүматларына караганда, соңгы өч көн дәвамында яуган кар биеклеге 26 дан 40 сантиметрга кадәр күтәрелде. Ә бит карның әлеге өлеше 2,5 ай эчендә генә тупланды. Бары тик 17 гыйнвар көнне генә 13,5 миллиметр калынлыгында кар яуды, гадәттә бу кадәрле явым-төшем 10-15 көн эчендә туплана. Шулай итеп бу көннәрдә бар халыкка да кар чистарту белән шөгыльләнергә туры килде. Әлбәттә инде, моңа шатланырга гына кирәк, чөнки ул-булачак дым, уңыш.
"Татавтодор" Аксубай филиалы эшчәнлеге киң күләмле алар Чистай-Аксубай-Нурлат, Аксубай-Яңа Ибрай-Федоровка-Яңа һәм Иске Тимошкино-Андреевка борылышы һәм Чирмешән районы чигенә кадәр юл участогына хезмәт күрсәтәләр. Моннан тыш, алар кечкенә авыллардан кала барлык торак пунктларга да хезмәт күрсәтәләр. Кызганыч, кечкенә авыллар юлчылар балансына кертелмәгән. Алар карамагында 24 күпер исәпләнә, җәяүлеләр өчен үтеп йөрү юлларын аларга кул белән чистартырга туры килә. Тагын 1,5 километр озынлыгында барьер киртәләре бар. Аларга кар күпләп яуган көннәрдә, башка эшләрдән кала, күпме эш күләме башкарырга туры килүен күз алдына китерүе дә авыр.
-Барлык комбинацияләнгән 7 юл машинасына да тәүлек әйләнәсе эшләргә туры килә,-дип сөйли филиал начальнигы Фәнис Сафин,- 14 кешедән торган, сменалап эшләгән шоферлар коллективы да үз алларына куелган бурычны җиренә җиткереп үти. Теләсә кайсы шофер һәм шулай ук автотранспорт белән үтүче пассажир да безнең эшкә бәя бирә ала.
Юлчылар карамагында тагын 3 автогрейдер, "УРАЛ" базасында бер "Ротор", ике төягеч бар. Фәнис Фәсхетдинович сүзләренә караганда, асфальтны кардан, боз катламыннан чистартканда юл чистарту машиналарының пычаклары бик тиз сафтан чыга һәм аларны еш алыштырырга туры килә. Әлеге эшне өч кешедән торган ремонт бригадасы санаулы минутлар эчендә башкара.
-Мин иң яхшы шоферларны яки хезмәткәрләрне аерып әйтә алмыйм, аларның барысы да үз вазифаларын намуслы үтиләр,-дип җавап бирә безнең соравыбызга предприятие җитәкчесе. -Шулай да хезмәт стажлары һәм тәҗрибәләре зур булган берничә шоферны билгеләп үтәсем килә. Болар - Александр Барсуков, Дмитрий Пеньков, Фазыл Сафин, Вадим Исмуллин, Җәүдәт Камалетдинов.
Әгәр коллективта тәртип икән, эш тә җайлы бара, нәтиҗәләр дә күз алдында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев