Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Язучыны искә алу

Бу атнада якташыбыз язучы, шагыйрь, җурналист, публицист Газиз Кашапов-Үзиленең 70 яшьлек юбилеен туган авылында Яңа Үзидә зурлап билгеләп үттеләр. Чара музей алдында, язучының һәйкәле янында башланып китте. Тантананы район башлыгы Камил Гилманов ачты. Кунаклар һәйкәл итәгенә чәчәкләр куйдылар. Килүчеләр Газиз Кашапов музеен карап, сөенеч хисләре белән чыктылар. Музейга быел ремонт...

Бу атнада якташыбыз язучы, шагыйрь, җурналист, публицист Газиз Кашапов-Үзиленең 70 яшьлек юбилеен туган авылында Яңа Үзидә зурлап билгеләп үттеләр.


Чара музей алдында, язучының һәйкәле янында башланып китте. Тантананы район башлыгы Камил Гилманов ачты. Кунаклар һәйкәл итәгенә чәчәкләр куйдылар. Килүчеләр Газиз Кашапов музеен карап, сөенеч хисләре белән чыктылар. Музейга быел ремонт ясалган. Экспозиция дә бик бай. Ремонтны авылдашларына бүләк итеп, язучы истәлегенә хөрмәт белән "Максат" ООО җитәкчесе Илгизәр Хәмидуллин бушлай ясаткан.
Иҗат кичәсен Яңа Үзи авыл Мәдәният йорты залында дәвам иттеләр. Бирегә язучы иҗатын хөрмәт иткән бик күп сәнгать кешеләре, туганнары, дуслары җыелган иде. Район башлыгы Камил Гилманов җыелучыларга татар халкының талантлы улы, якташыбыз Газиз Кашаповны хөрмәтләп килүләре өчен рәхмәтен белдерде, шулай ук бәйрәмгә хәзерлек барышында зур эшләр башкарган Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтовны да билгеләп үтте. Яңа Үзи мәктәбе укучылары язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үттеләр.
Бәйрәмгә килүчеләр алдында РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзил Вәлиев, җурналист-язучылар Роза Туфитуллова, Вахит Имамов, Тәлгать Нәҗметдинов, Рәдиф Гаташ, Мансур Сафин чыгыш ясадылар. Бу көнне якташыбыз Радик Сабировның язучы турындагы китабын презентацияләү дә булды.
Язучының хатыны Фәһимә Кашапова ире турындагы истәлекләре белән уртаклашып, Газиз Кашаповны онытмаулары өчен рәхмәтен белдерде.
Газиз Кашапов-Үзилене искә алу кичәсе аның каберенә чәчәкләр кую белән тәмамланды.
Чараны оештыручылар кичәне үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен район администрациясенә, шәхсән Камил Гилмановка, аның урынбасары Юныс Хәмидуллинга, мәдәният һәм мәгариф бүлегенә рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев