Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Янгын турында хәбәр иткән җиһазлар урнаштырдылар

Татарстанда социаль яктан уңышсыз һәм балигъ булмаган балалар тәрбияләнгән гаиләләрнең өйләрендә һәм фатирларында янгын турында хәбәр иткән автоном җиһазлар урнаштыру төгәлләнеп килә. Республикада аларны урнаштыру Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча агымдагы елның мартында башланды. Татарстан МЧСы мәгълүматлары буенча, республиканың 45 муниципаль берәмлегендә 1 ноябрьгә кадәр җирле хакимияттә һәм социаль яклау...

Татарстанда социаль яктан уңышсыз һәм балигъ булмаган балалар тәрбияләнгән гаиләләрнең өйләрендә һәм фатирларында янгын турында хәбәр иткән автоном җиһазлар урнаштыру төгәлләнеп килә.

Республикада аларны урнаштыру Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча агымдагы елның мартында башланды. Татарстан МЧСы мәгълүматлары буенча, республиканың 45 муниципаль берәмлегендә 1 ноябрьгә кадәр җирле хакимияттә һәм социаль яклау идарәләрендә исәптә торган 1334 гаиләдә ут чыгуы хакында белдергән 5336 автоном җиһаз урнаштырылачак. Янгын сигналы төймәләре белән республиканың 500 меңгә якын кешесе җиһазланган инде.

- Безнең районда ике этапта 23 гаиләнең өендә шундый төймәләр куелган. Бер өлешен язын урнаштырдык, ә көзен безнең хезмәткәрләр тагын 13 гаиләдә булып, аларның йортында 45 янгынга каршы җиһаз куйдылар, - дип уртаклашты районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гафиятов. - Мондый төймәләр фаҗиганы булдырмый калу, янгын нәтиҗәләрен бетерү чыгымнарын киметү мөмкинлеге бирә.

Әлеге эшнең төп максаты - янгыннар чыгу һәм аларда кешеләрнең һәлак булу куркынычы зур булган халык катламы һәм төркеменең иминлеген тәэмин итү. Рөстәм Гафиятов сүзләренә караганда, ут чыгу турында хәбәр бирүче җиһазлар электр челтәренә тоташтырылмаган, ә аларның батарея корылмасы бер елга кадәр җитә. Кечкенә генә ут чыгу күзәтелгән очракта да, алар, күңелгә ятышсыз яңгыравык тавыш чыгарып, ә ул дөньясын онытып йоклаган кешене дә уятачак, шунда ук хәрәкәткә килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев